ТАТАР ХАТЫН-КЫЗ ИСЕМНӘРЕ | ||||
Татарча язылышы, кайсы тел сүзе булуы | Исемнең мәгънәсе, нәрсә аңлатуы | Русча язылышы | ||
Э | ||||
ЭВЕЛИНА (фр.; неол.) | Француз телендәге эвелен «урман чикләвеге» сүзеннән ясалган исем. | ЭВЕЛИНА | ||
ЭЛЕОНОРА (бор. яһ.; неол.) | Аллаһ минем яктым, нурым. | ЭЛЕОНОРА | ||
ЭЛЬВИРА (исп.; неол.) | Барсын да саклаучы, яклаучы. Төрдәше: Ильвира. | ЭЛЬВИРА | ||
ЭЛЬЗА (нем.; неол.) | Аллаһыга ант иткән. Елизавета исеменең иркәләп-кечерәйтеп әйтү формасы. | ЭЛЬЗА | ||
ЭЛЬМАРА (р.; неол.) | Энгельс, Ленин, Маркс фамилияләрен кыскартып ясалган яңа исем. Төрдәше: Ильмара. | ЭЛЬМАРА | ||
ЭЛЬМИРА (инг.; неол.) | Намуслы, вөҗданлы данлыклы, шөһрәтле. Төрдәше: Ильмира. | ЭЛЬМИРА | ||
ЭЛЬФИРА (гр.; неол.) | Ирекле, хөр, азат. Төрдәше: Ильфира. | ЭЛЬФИРА | ||
ЭМИЛИЯ (лат.; неол.) | Тырыш, тернәкле. | ЭМИЛИЯ | ||
ЭММА (нем.; неол.) | Ягымлы, мөлаем. | ЭММА | ||
ЭНГЕЛИСӘ (нем.; неол.) | Хәбәр китерүче фәрештә. | ЭНГЕЛИСА | ||
ЭНГЕЛЬСИНА (нем.; неол.) | Фридрих Энгельс фамилиясеннән ясалган хатын-кыз исеме. | ЭНГЕЛЬСИНА | ||
ЭНҖЕ (төр.-т.) | Энҗе. Көнчыгыш халыкларында энҗе бәхет юлдашы һәм сәламәтлек китерүче затлы әйбер булып санала. Синонимнары: Дөррә, Мәрвәр. Исем компоненты. | ЭНДЖЕ | ||
ЭНҖЕБАНУ (төр.-т.-ф.) | Кызның (туташның, ханымның, бикәнең) энҗесе, энҗе кебеге. Синонимы: Дөрбану. | ЭНДЖЕБАНУ | ||
ЭНҖЕБИКӘ (төр.-т.) | Энҗе бикә, энҗе кебек бикә, ханым. | ЭНДЖЕБИКА | ||
ЭНҖЕГӨЛ (төр.-т.-г.) | Энҗе гөл, гортензия чәчәге; күч. энҗе кебек чибәр гөл (кыз). | ЭНДЖЕГУЛЬ | ||
ЭНҖЕКАМАЛ (төр.-т.-г.) | Камил, һәрьягы җитеш энҗе; асыл энҗе. Синонимы: Дөркамал. | ЭНДЖЕКАМАЛ | ||
ЭНҖЕНИСА (төр.-т.-г.) | Хатын-кызларның энҗе кебеге, энҗесе. Синонимы: Дөрниса. | ЭНДЖЕНИСА | ||
ЭНҖЕНУР (төр.-т.-г.) | Нурлы энҗе. | ЭНДЖЕНУР | ||
ЭНҖЕСЫЛУ (төр.-т.) | Энҗе + сылу; сылу энҗе, ифрат матур энҗе (гүзәл). | ЭНДЖЕСЫЛУ | ||
ЭНҖЕЧӘЧӘК (төр.-т.) | Энҗе чәчәк, ландыш чәчәге. | ЭНДЖЕЧЕЧЕК | ||
ЭНҖЕҖАМАЛ (төр.-т.-г) | Энҗе кебек чибәр, гүзәл. Синонимнары: Дөрлеҗамал, Дәрҗамал. | ЭНДЖЕДЖАМАЛ | ||
ЭНҖЕҖИҺАН (төр.-т.-г.) | Җиһан, дөнья энҗесе. | ЭНДЖЕДЖИХАН | ||
ЭНҖИЯ (т.-г.) | Энҗе (к.) + -ия (к.). | ЭНДЖИЯ | ||
ЭСФИРӘ (бор. ир.-яһ.) | Йолдыз. Төрдәше: Әсфирә. Синонимнары: Ситарә, Йолдыз, Стелла, Сафура, Нәҗмия. | ЭСФИРА |
16:24
13:56