ТАТАР ХАТЫН-КЫЗ ИСЕМНӘРЕ | ||||
Татарча язылышы, кайсы тел сүзе булуы | Исемнең мәгънәсе, нәрсә аңлатуы | Русча язылышы | ||
Ф | ||||
ФАЗИЛӘ (г.) | 1. Өстен, камил, иң яхшы, 2. Дәрәҗә, абруй. 3. Намуслы, кешелекле. 4. Белемле, галимә, талант иясе (галимә эпитеты). | ФАЗИЛЯ | ||
ФАЗЛИЯ (г.) | 1. Хөрмәтле, лаек; өстен, иң әйбәт, кешелекле. 2. Белемле, аңлы, дәрәҗәле. | ФАЗЛИЯ | ||
ФАЗЛЫНИСА (г.) | Фазыл (к.) + Ниса (к.). Хөрмәтле, белемле, акыллы хатын. | ФАЗЛЫНИСА | ||
ФАИДӘ (г.) | Табыш, уңыш, файда. | ФАИДА | ||
ФАИЗӘ (г.) | 1. Җиңүче, теләгенә ирешүче. 2. Мул яшәүче; киң күңелле. | ФАИЗА | ||
ФАИКА (г.) | Башкалардан өстен торучы. | ФАИКА | ||
ФАИЛӘ (г.) | Эшчән; дәртле. | ФАИЛЯ | ||
ФАИНА (гр.; неол.) | Балкып торучы, балкыш. | ФАИНА | ||
ФАКИЯ (г.) | к. Факиһә. | ФАКИЯ | ||
ФАКИҺӘ (г.) | Җимеш. Төрдәше: Факия. | ФАКИХА | ||
ФАЛИСӘ (гр.; неол.) | Диңгезнеке. Синонимы: Марина. | ФАЛИСА | ||
ФАЛИХӘ (г.) | 1. Бәхетле. 2. Сәламәт яшәүче, шат күңелле. Д. в.: Фаликә. | ФАЛИХА | ||
ФАЛИЯ (г.) | Бәхет, яхшы киләчәк, яхшыга юрау. | ФАЛИЯ | ||
ФАРИГА (г.) | Матур сынлы; сылу, зифа. | ФАРИГА | ||
ФАРИЗА (г.) | 1. Вазифа, фарыз булган эш. 2. Үтәлергә тиешле булган эш. | ФАРИЗА | ||
ФАРИСӘ (г.) | Атменәр, җайдаклы, субай; рыцарь (хатын-кыз). | ФАРИСА | ||
ФАРИХӘ (г.) | Шат күңелле. Д. в.: Фәрихә. | ФАРИХА | ||
ФАСИЛӘ (г.) | Карарлы, катгый. | ФАСИЛЯ | ||
ФАТИХА (г.) | 1. Ачучы, җиңүче. 2. Хәер-дога бирү. | ФАТИХА | ||
ФАТЫЙМА (г.; тар.) | Имчәктән аерылган кыз бала; үскән кыз; Мөхәммәт пәйгамбәрнең кызы, дүртенче хәлифә хәзрәти Галинең хатыны, Хәсән белән Хөсәеннең әнисе исеме. Д. в.: Фатый, Патый, Фату, Пату. Исем компоненты. | ФАТИМА | ||
ФАТЫЙМАБАНУ (г.-ф.) | Фатыйма (к.) + Бану (к.). | ФАТИМАБАНУ | ||
ФАТЫЙМАБИКӘ (г.-төр.-т.) | Фатыйма (к.) + Бикә (к.). | ФАТИМАБИКА | ||
ФАТЫЙНӘ (г.) | Бик үткен, үтә зирәк. | ФАТИНА | ||
ФАХАДӘ (г.) | Эшне матур башкаручы. | ФАХАДА | ||
ФАХИРӘ (г.) | Шәп, әйбәт, асыл; мактаныч булырлык. | ФАХИРА | ||
ФАЯГӨЛ (г.-ф.) | Бәһале, кыйммәтле гөл; гөл сымак. | ФАЯГУЛЬ | ||
ФАЯЗӘ (г.) | Бәрәкәтле; мул, юмарт; нигъмәтне мул итүче. | ФАЯЗА | ||
ФАЯЗНУР (г.) | Юмарт, мул, бәрәкәтле нур. Чаг.: Нурфаяз. | ФАЯЗНУР | ||
ФАЯНУР (г.) | Бәһале, кыйммәтле нур. Чаг.: Нурфая. | ФАЯНУР | ||
ФАҺАДИЯ (г.) | Җитез кыз. | ФАХАДИЯ | ||
ФӘРГАНӘ (ф.; топ.) | Тау үзәне. Үзбәкстандагы шәһәр атамасыннан алынган исем. | ФЕРГАНА | ||
ФЕЯ (гр.; неол.) | Алиһә, пәри кызы. | ФЕЯ | ||
ФИАЛКА (гр.; неол.) | Миләүшә; миләүшә чәчәге. Синонимы: Миләүшә. | ФИАЛКА | ||
ФИДА (г.) | 1. Котылу, тынычлык табу. 2. Корбан итү. | ФИДА | ||
ФИДАИЛИЯ (г.) | Үз-үзен аямаучы, фидакарь. | ФИДАИЛИЯ | ||
ФИДАИЛӘ (г.) | Үз-үзен аямаучы, фидакарь. | ФИДАИЛЯ | ||
ФИДАИРӘ (г.) | Үз-үзен корбан итүче. | ФИДАИРА | ||
ФИДАНИЯ (г.) | Фидакарь, тырыш. Төрдәше: Физания. | ФИДАНИЯ | ||
ФИДАЯ (г.) | Үз-үзен аямаучы, фидакарь. | ФИДАЯ | ||
ФИДАЯРӘ (г.-ф.) | Үзен корбан итүче дус, яр. | ФИДАЯРА | ||
ФИЗӘ (г.) | Көмеш, көмеш акча. | ФИЗА | ||
ФИЗӘНУР (г.) | Көмеш нур. Чаг.: Нурфизә. | ФИЗАНУР | ||
ФИЛАРИЯ (гр.; неол.) | Яхшылыкны яратучы. | ФИЛАРИЯ | ||
ФИЛИНА (гр.) | Ярату, сөю. | ФИЛИНА | ||
ФИЛИЯ (г.) | Фил сүзенә хатын-кыз исемнәре ясый торган -ия кушымчасы кушылып ясалган исем. | ФИЛИЯ | ||
ФИЛСИНӘ (г.-ф.; неол.) | Фил-Кинә (к.); күч. зур күкрәкле. Гөлсинә, Нурсинә кебек популяр хатын-кыз исемнәренә ияреп ясалган яңа исем. | ФИЛЬСИНА | ||
ФИЛҮСӘ (г.; астр.) | к. Финүсә. | ФИЛЮСА | ||
ФИНҮСӘ (г.; астр.) | Венера планетасы атамасының гарәп теленә яраклаштырып әйтелеше. Төрдәше: Филүсә. | ФИНЮСА | ||
ФИРАЗИЯ (г.) | Калкулык, биеклек. | ФИРАЗИЯ | ||
ФИРАЯ (г.) | Гаҗәеп матур, гүзәл. | ФИРАЯ | ||
ФИРДАНИЯ (г.) | к. Фәрдания. | ФИРДАНИЯ | ||
ФИРДИНӘ (г.) | к. Фәрданә. | ФИРДИНА | ||
ФИРДИЯ (г.) | к. Фәрдия. | ФИРДИЯ | ||
ФИРДӘВЕС (ф.) | Җәннәт бакчасы. Төрдәшләре: Фирдәүсә, Фирдәүсия. | ФИРДАВЕС | ||
ФИРДӘҮСИЯ (ф.) | к. Фирдәвес. | ФИРДАУСИЯ | ||
ФИРДӘҮСӘ (ф.) | к. Фирдәвес. | ФИРДАУСА | ||
ФИРЗИНӘ (ф.; неол.) | Шахмат уенындагы иң көчле фигура— ферзь атамасыннан алынган яңа исем. | ФИРЗИНА | ||
ФИРУЗӘ (ф.) | 1. Бәхетле, өстен. 2. Нур чәчүче. | ФИРУЗА | ||
Фирә (ф.) | «Артыклык, өстенлек» мәгънәсендәге исем компоненты. | Фира | ||
ФИРӘЗӘ (ф.) | Фирәзә ташы (бирюза) атамасыннан алынган исем. Төрдәше: Фирүзә. | ФИРАЗА | ||
ФИРӘЗӘБАНУ (ф.) | Фирәзә ташы кебек асыл кыз. | ФИРАЗАБАНУ | ||
ФИРҮЗӘ (ф.) | к. Фирәзә. | ФИРУЗА | ||
ФИСАЛИЯ (г.) | Имүдән аерылган кыз бала. | ФИСАЛИЯ | ||
ФЛЕРА (лат.; неол.) | Флорис («чәчәк») сүзеннән ясалган исем. Төрдәше: Флюра. | ФЛЕРА | ||
ФЛОРА (лат.; неол.) | 1. Чәчәк. 2. Үсемлекләр дөньясы. | ФЛОРА | ||
ФЛОРИДА (лат.; неол.) | Чәчәккә күмелгән, шау чәчәкле. | ФЛОРИДА | ||
ФЛҮСӘ (г.; неол.) | Бакыр акча. | ФЛЮСА | ||
ФОАДИЯ (г.) | Йөрәк, күңел. Ф. в.: Фуадия. | ФОАДИЯ | ||
ФРАДИЯ (г.) | Сөекле, ягымлы, мөлаем; теләп алынган. | ФРАДИЯ | ||
ФРИДА (нем.; неол.) | Тынычлык. | ФРИДА | ||
ФӘВИДӘ (г.) | Файдалар (күп.). | ФАВИДА | ||
ФӘВӘРИЯ (г.) | Кайнар, дәртле. | ФАВАРИЯ | ||
ФӘГЫЙЛӘ (г.) | Эшләүче, эшчән, эш сөюче. Ф. в.: Фагилә, Фаилә. | ФАГИЛЯ | ||
ФӘЙЗИЯ (г.) | 1. Муллык, байлык; игелек. 2. Шәфкать, рәхимлек, юмартлык, бәрәкәт. 3. Җиңүче. | ФАЙЗИЯ | ||
ФӘЙРҮЗКАМАЛ (ф.-г.) | Камил нур чәчүче. | ФАЙРУЗКАМАЛ | ||
ФӘЙРҮЗӘ (ф.) | Фирәзә (бирюза) (асылташ); нур чәчүче. | ФАЙРУЗА | ||
ФӘЙРҮЗҖАМАЛ (ф.-г.) | Чибәрнең нур чәчүчесе. | ФАЙРУЗДЖАМАЛ | ||
ФӘЙСАЛИЯ (г.) | Карар, хөкем чыгаручы; хөкемдар хатын-кыз. | ФАЙСАЛИЯ | ||
ФӘЙТҮНӘ (г.) | Карета, фаэтон. | ФАЙТУНА | ||
ФӘЙХҮРӘ (г.) | Хуш исле. | ФАЙХУРА | ||
ФӘКЫЙҺӘ (г.) | Юрист (хатын-кыз). | ФАКИХА | ||
ФӘЛӘХИЯ (г.) | 1. Бәхет, уңыш. 2. Исән-иминлек. | ФАЛАХИЯ | ||
ФӘНГИЗӘ (г.-ф.) | Фән гизә, фәндә гизүче. | ФАНГИЗА | ||
ФӘНДАРИЯ (г.-ф.) | Фән иясе, белем иясе. | ФАНДАРИЯ | ||
ФӘНДИДӘ (г.-ф.) | Фән күзе. | ФАНДИДА | ||
ФӘНДИЛӘ (г.) | Фән йөрәкле; күңелен фәнгә бирүче. | ФАНДИЛЯ | ||
ФӘНДӘСӘ (г.) | Фәнгә, белемгә бәйләнешле. Д. в.: Фәндисә. | ФАНДАСА | ||
ФӘНДҮСӘ (г.-ф.) | Фән дусты. | ФАНДУСА | ||
ФӘНЗИЛӘ (г.) | Фән иясе. Гарәби фән һәм зөл~ зил — «иясе» сүзләрен кушып ясалган исем. | ФАНЗИЛЯ | ||
ФӘНЗИРӘК (г.: неол.) | Фән зирәге, фәнгә зирәк. Төрдәше: Фәнзирә. | ФАНЗИРЯК | ||
ФӘНЗИРӘ (г.; неол.) | к. Фәнзирәк. | ФАНЗИРА | ||
ФӘНЗИЯ (г.) | Фән яктылыгы, нуры. Гарәби фән һәм зыя («яктылык, нур») сүзләрен кушып ясалган исем. Д. в.: Фәнҗия. | ФАНЗИЯ | ||
ФӘНЗӘ (г.: неол.) | Фән + -зә—хатын-кыз исемнәре ясый торган кушымча кушылып барлыкка килгән яңа исем. | ФАНЗА | ||
ФӘНЗӘЛИЯ (г.) | Фән + Зәлия (к.). Д. в.: Фәндәлия. | ФАНЗАЛИЯ | ||
ФӘНИЛӘ (г.) | Белемле, гыңлемле. | ФАНИЛЯ | ||
ФӘНИРӘ (г.) | Белемле, фәнне белүче. | ФАНИРА | ||
ФӘНИСӘ (г.) | Яктырткыч, маяк. | ФАНИСА | ||
ФӘНИЯ (г.) | Белемле, гыйлемле. | ФАНИЯ | ||
ФӘННАНӘ (г.) | Артистка. | ФАННАНА | ||
ФӘННУРА (г.: неол.) | Фән нуры. Д. в.: Фәнура, Фәнүрә. | ФАННУРА | ||
ФӘНСӨЯ (г.-т.) | Фәнне сөя, ярата. | ФАНСИЯ | ||
ФӘНӘВИЯ (г.) | Фәннеке, фән кешесе. | ФАНАВИЯ | ||
ФӘНҮЗӘ (г.) | Фонарь, яктырткыч. | ФАНУЗА | ||
ФӘРАДИСӘ (ф.) | Җәннәт бакчалары (күп.). | ФАРАДИСА | ||
ФӘРӘҺИЯ (г.) | 1. Зирәк, акыллы. 2. Җитез, хәрәкәтчән. | ФАРАХИЯ | ||
ФӘРВАЗӘ (ф.) | Очучы, һавага күтәрелүче. | ФАРВАЗА | ||
ФӘРГИЗӘ (ф.) | Дан-шөһрәт, зиннәт эчендә яшәүче. | ФАРГИЗА | ||
ФӘРГЫЯ (г.) | Зифа буйлы. | ФАРГИЯ | ||
ФӘРДАНГӨЛ (г.) | Ялгыз гөл, чәчәк. | ФАРДАНГУЛЬ | ||
ФӘРДАНИЯ (г.) | Ялгыз, берүзе; бердәнбер (кыз). Төрдәше: Фирдания. | ФАРДАНИЯ | ||
ФӘРДАНӘ (г.) | Ялгыз, берүзе; бердәнбер (кыз). Төрдәше: Фирданә. | ФАРДАНА | ||
ФӘРДИЯ (г.) | Ялгыз, берүзе генә, бердәнбер (кыз) бала. Төрдәше: Фирдия. | ФАРДИЯ | ||
ФӘРДИГӨЛ (г.-ф.) | Ялгыз, бердәнбер гөл; сирәк очрый торган гөл (чибәр). | ФАРДИГУЛЬ | ||
ФӘРДУНӘ (г.) | Ялгызак, берүзе генә. | ФАРДУНА | ||
ФӘРДӘВИЯ (г.) | Ялгызак, үзе генә. | ФАРДАВИЯ | ||
ФӘРЗАН ИЯ (г.) | к. Фәрзанә. | ФАРЗАНИЯ | ||
ФӘРЗАНӘ (г.) | Укымышлы; акыллы, зирәк, белемле. Д. в.: Фәрзәнә. | ФАРЗАНА | ||
ФӘРЗИЯ (г.) | Фарыз, вазифа. Д. в.: Фәрсия. | ФАРЗИЯ | ||
ФӘРИГӘ (г.) | Зифа буйлы. | ФАРИГА | ||
ФӘРИДӘ (г.) | 1. Энҗе бөртеге, бриллиант. 2. Тиңдәшсез (чибәр). Исем компоненты. | ФАРИДА | ||
ФӘРИДӘБАНУ (г.-ф.) | Фәридә (к.) + Бану (к.). | ФАРИДАБАНУ | ||
ФӘРИДӘБИКӘ (г.-төр.-т.) | Фәридә (к.) + Бикә (к.). | ФАРИДАБИКА | ||
ФӘРИЗӘ (г.) | Фарыз; үтәлми калмаска тиешле эш, бурыч, вазифа. | ФАРИЗА | ||
ФӘРИХӘ (г.) | к. Фариха. | ФАРИХА | ||
ФӘРИЯ (г.) | Гаҗәеп, гайре табигый; чибәр зат. | ФАРИЯ | ||
ФӘРРАХКАМАЛ (г.) | Фәррах (к.) + Камал (к.). Камил шатлык, сөенеч. | ФАРРАХКАМАЛ | ||
ФӘРРАХҖАМАЛ (г.) | Фәррах (к.) + Җамал (к.). Шат күңелле чибәр, гүзәл. | ФАРРАХДЖАМАЛ | ||
ФӘРХАНӘ (г.) | Бәхет, шатлык. Ф. в.: Фәрхәнә. | ФАРХАНА | ||
ФӘРУХА (г.) | Шат, сөенечле. | ФАРУХА | ||
ФӘРХЕ ~ ФӘРХИ (г.) | Шат. Исем компоненты. | ФАРХЕ ~ ФАРХИ | ||
ФӘРХЕБАНУ (г.-ф.) | Кыз шатлыгы; шат кыз. | ФАРХЕБАНУ | ||
ФӘРХЕБӘНАТ (г.) | Кызларның шаты, шатлыгы. | ФАРХЕБАНАТ | ||
ФӘРХЕЗАДӘ (г.-ф.) | Шатлык китерүче (кыз) бала. | ФАРХЕЗАДА | ||
ФӘРХЕНИСА (г.) | Хатын-кызларның шаты. | ФАРХЕНИСА | ||
ФӘРХЕРУЙ (г.-ф.) | Шат йөз, шат йөзле. | ФАРХЕРУЙ | ||
ФӘРХИЗОХА (г.) | Шатлыклы төш алды (вакыты). | ФАРХИЗУХА | ||
ФӘРХИЗӘ (г.) | Шатлыклы, куанычлы. | ФАРХИЗА | ||
ФӘРХИНАЗ (г.-ф.) | Фәрхи (к.) + наз (к.). Шатлыклы, сөенечле наз, грация. | ФАРХИНАЗ | ||
ФӘРХИНУР (г.) | Шатлык нуры. | ФАРХИНУР | ||
ФӘРХИСОРУР (г.) | Үтә шатлыклы, куанычлы; бик зур сөенеч. | ФАРХИСУРУР | ||
ФӘРХИСЫЛУ (г.-төр.-т.) | Шат сылу, гүзәл. | ФАРХИСЫЛУ | ||
ФӘРХИЯ (г.) | Шат, куанган, сөенгән. | ФАРХИЯ | ||
ФӘРХИӘСМА (г.) | Бөек, зур шатлык, куаныч. | ФАРХИАСМА | ||
ФӘРХИҖАМАЛ (г.) | Чибәрнең шаты, куанганы. | ФАРХИДЖАМАЛ | ||
ФӘРХИҖИҺАН (г.-ф.) | Дөньяның шаты, куанганы; дөнья шатлыгы, куанычы. | ФАРХИДЖИХАН | ||
ФӘРХУНӘ (г.) | Шатлыгыбыз, сөенечебез (күп.). | ФАРХУНА | ||
ФӘРХӘНӘ (г.) | Бәхетле; куаныч-сөенечле. | ФАРХАНА | ||
ФӘРШАТ (г.-ф.) | Бик шатланучы; үтә шат. | ФАРШАТ | ||
ФӘРӘНГИС (ф.) | Бар кешегә дә сөйкемле. | ФАРАНГИС | ||
ФӘРӘХИ (г.) | Шатлык, куаныч, сөенеч. | ФАРАХИ | ||
ФӘРҺАДӘ (бор. ир.-т.) | Фәрһад (к.) исеменнән ясалган хатын-кыз исеме. Д. в.: Фәрхадә, Фәрхәдә. | ФАРХАДА | ||
ФӘСАХӘТ (г.) | Татлы телле, матур сөйләүче; чәчән хатын-кыз. Исем компоненты. | ФАСАХАТ | ||
ФӘСАХӘТБАНУ (г.-ф.) | Татлы телле, оста сөйләүче кыз (ханым, бикә). | ФАСАХАТБАНУ | ||
ФӘСАХӘТБИКӘ (г.-төр.-т.) | Телгә үткен, җор, матур, оста сөйләүче бикә, ханым. | ФАСАХАТБИКА | ||
ФӘСИХӘ (г.) | Татлы телле, матур сөйләүче. | ФАСИХА | ||
ФӘСХИЯ (г.) | Татлы телле, телгә оста; чәчән. | ФАСХИЯ | ||
ФӘТАНӘТ (г.) | Үткенлек, зирәклек; тиз төшенүчәнлек. | ФАТАНАТ | ||
ФӘТЛИЯ (г.) | Бәйләнгән, үрелгән. | ФАТЛИЯ | ||
ФӘТХИ (г.) | Җиңү, җиңү яулау. Исем компоненты. | ФАТХИ | ||
ФӘТХИЯ (г.) | Җиңү; җиңү яулаучы; җиңү җыры. | ФАТХИЯ | ||
ФӘТХИҖАМАЛ (г.) | Гүзәллек, чибәрлек яулаучы. | ФАТХИДЖАМАЛ | ||
ФӘТХИҖИҺАН (г.-ф.) | Дөньяда җиңү, өстенлек яулаучы. | ФАТХИДЖИХАН | ||
ФӘТЫЙНӘ (г.) | Аңлаучы, төшенүче. | ФАТИНА | ||
ФӘХИРӘ (г.) | Мактаулы, бик шәп. | ФАХИРА | ||
ФӘХРЕЛБАНУ (г.-ф.) | Туташ горурлыгы. | ФАХРЕЛБАНУ | ||
ФӘХРЕЛБИКӘ (г.-төр.-т.) | Бикә горурлыгы. | ФАХРЕЛБИКА | ||
ФӘХРЕЛБАНАТ (г.) | Кызлар горурлыгы. | ФАХРЕЛБАНАТ | ||
ФӘХРЕЛБӘЯН (г.) | Ачык мәһабәтлек, горурлык. | ФАХРЕЛБАЯН | ||
ФӘХРЕЛСЫЛУ (г.) | Сылу горурлыгы. Д. в.: Фәхерлесылу. | ФАХРЕЛСЫЛУ | ||
ФӘХРИЯ (г.) | Мактаулы, данлыклы, горур. | ФАХРИЯ | ||
ФӘХРИКАМАЛ (г.) | Камил данлыклы, мактаулы, горур. | ФАХРИКАМАЛ | ||
ФӘХРИНУР (г.) | Нурның данлыклысы, мактаулысы. | ФАХРИНУР | ||
ФӘХРИСЫЛУ (г.-төр.-т.) | Сылуның данлыклысы, мактаулысы, горуры. | ФАХРИСЫЛУ | ||
ФӘХРИҖАМАЛ (г.) | Чибәрнең данлыклысы, мактаулысы. | ФАХРИДЖАМАЛ | ||
ФӘХРИҖИҺАН (г.-ф.) | Дөньяның данлыклысы, мактаулысы. | ФАХРИДЖИХАН | ||
ФӘХРНИСА (г.) | Хатын-кызларның данлыклысы, мактаулысы, горуры. | ФАХРНИСА | ||
ФӘҮЗЕЛЗАТ (г.) | Затның җиңүе, уңышы. | ФАУЗЕЛЬЗАТ | ||
ФӘҮЗЕЛКАМӘР (г.) | Айның җиңүе, уңышы, тантанасы. | ФАУЗЕЛЬКАМАР | ||
ФӘҮЗЕЛҖИҺАН (г.-ф.) | Дөньяның җиңүе, тантанасы. | ФАУЗЕЛЬДЖИХАН | ||
ФӘҮЗИЯ (г.) | Җиңүче; уңыш казанучы, тантана итүче. | ФАУЗИЯ | ||
ФӘҮЗӘРИЯ (г.-ф.) | Алтынның җиңүе, тантанасы. | ФАУЗАРИЯ | ||
ФӘҮИЯ (г.) | к. Фәүхия. | ФАУИЯ | ||
ФӘҮКНУР (г.) | Өстен, күркәм нур. | ФАУКНУР | ||
ФӘҮКЫЯ (г.) | Өстенлек, күркәмлек, артыклык. Ф. в.: Фәүкия. | ФАУКИЯ | ||
ФӘҮРИЯ (г.) | Җәһәт, тиз, ашыгыч. | ФАУРИЯ | ||
ФӘҮХАНӘ (г.) | Хуш ис бөркелеп торучы, аромат таратучы. | ФАУХАНА | ||
ФӘҮХИЯ (г.) | Хуш исле, аромат. Ф. в.: Фәүия. | ФАУХИЯ | ||
ФӘҺИМӘ (г.) | Акыллы, зирәк, зиһенле, тапкыр. Д. в.: Фәимә. | ФАГИМА | ||
ФӘҺМИЯ (г.) | Акыл иясе, зирәк; аңлау, төшенү. | ФАГМИЯ | ||
ФӨНҮНӘ (г.) | Фәннәр (күп.). Төрдәшләре: Фәнунә, Фәнүнә. | ФУНУНА | ||
ФӨРУЗ (ф.) | Яктыртучы, нур сибүче. | ФУРУЗ | ||
ФҮЗИЯ (г.) | Җиңү, җиңеп чыгу. | ФУЗИЯ | ||
16:24
13:56