ТАТАР ХАТЫН-КЫЗ ИСЕМНӘРЕ | ||||
Татарча язылышы, кайсы тел сүзе булуы | Исемнең мәгънәсе, нәрсә аңлатуы | Русча язылышы | ||
Һ | ||||
ҺАВА (бор. яһ.-г.) | Яшәү чыганагы; тереклек, тормыш бирүче. | ХАВА | ||
ҺАВАРИЯ (г.) | Атлы сугышчы хатын-кыз, кавалеристка. | ХАВАРИЯ | ||
ҺАВИЯ (г.) | Упкын. | ХАВИЯ | ||
ҺАДИЯ (г.) | Туры юл күрсәтүче, туры юлга күндерүче. | ХАДИЯ | ||
ҺАЛӘ (г.) | Нурлы таҗ, балкыш. Синонимнары: Балкыш, Балкыя, Ламига. | ХАЛЯ | ||
ҺАНИ (г.) | Ягымлы, ямьле. Төрдәше: Һания. | ХАНИ | ||
ҺАНИЯ (г.) | к. Һани. Д. в.: һәния, Ания. | ХАНИЯ | ||
ҺАШИМӘ (г.) | Тураучы. | ХАШИМА | ||
ҺАҖИРӘ (г.) | 1. Иң яхшы, иң гүзәл. 2. Көннең иң кызу вакыты; төш вакыты. | ХАДЖИРА | ||
ҺАҖӘР (г.) | Ил гизүче, сәяхәт итүче. Исмәгыйльнең анасы. Имеш, гарәпләр шуннан таралган. | ХАДЖАР | ||
ҺИБӘ (г.) | Бүләк. Синонимнары: Бүләк, Наилә, Нәфилә, Һәдия, Гатия. | ХИБА | ||
ҺИДАЯ (г.) | Туры юлга керүче; дөрес юл эзләүче. | ХИДАЯ | ||
ҺИЛАЛИЯ (г.) | Яңа туган ай; айның беренче чиреге. Төрдәше: Һилалә. | ХИЛАЛИЯ | ||
ҺИЛАЛӘ (г.) | к. Һилалия. | ХИЛАЛЯ | ||
ҺИММӘТ (г.) | Ялкынлы дәрт, омтылыш. Исем компоненты. | ХИММАТ | ||
ҺИММӘТБАНУ (г.-ф.) | Кызның ялкынлы дәртлесе. | ХИММАТБАНУ | ||
ҺИММӘТБИКӘ (г.-төр.-т.) | Бикәнең ялкынлы дәртлесе. | ХИММАТБИКА | ||
ҺИММӘТСЫЛУ (г.-төр.-т.) | Сылуның ялкынлы дәртлесе. | ХИММАТСЫЛУ | ||
ҺИНДИЯ (санскр.; неол.) | Борынгы санскрит телендәге синдху («елга») сүзеннән ясалган исем. Һиндия (һиндстан) иле атамасына нисбәтле. | ХИНДИЯ | ||
ҺӘДИЯ (г.) | Бүләк. Синонимнары: Бүләк, Наилә, Нәфилә, Гатия. Исем компоненты. | ХАДИЯ | ||
ҺӘДИЯБАНУ (г.-ф.) | Бүләк кыз (туташ, ханым, бикә). | ХАДИЯБАНУ | ||
ҺӘДИЯБИКӘ (г.-төр.-т.) | Бүләк бикә. | ХАДИЯБИКА | ||
ҺӘДИЯНУР (г.) | Нурлы бүләк. | ХАДИЯНУР | ||
ҺӘДИЯСЫЛУ (г.-төр.-т.) | Сылу бүләк. | ХАДИЯСЫЛУ | ||
ҺӘДИЯҖАМАЛ (г.) | Чибәр, гүзәл бүләк. | ХАДИЯДЖАМАЛ | ||
ҺӘДИЯҖИҺАН (г.-ф.) | Дөнья, җиһан бүләге. | ХАДИЯДЖИХАН | ||
ҺӘЗИЛӘ (г.) | Уен-көлке сөйләүче, мәзәкчән. Д. в.: Хазилә, Хәзилә. | ХАЗИЛЯ | ||
ҺӘМДИЛӘ (ф.) | Фикердәш. | ХАМДИЛЯ | ||
ҺӘМШИРӘ (ф.) | Кыз туган, кыз кардәш. | ХАМШИРА | ||
ҺӘНИЯ (г.) | Ямьле, сөйкемле, ягымлы. Д. в.: Һания, Хания. | ХАНИЯ | ||
ҺӘНӘВӘТ (г.) | Муллык, иркенлек, байлык. | ХАНАВАТ | ||
ҺӘНҮЗӘ (ф.) | һаман да, әле дә. Төрдәше: Әнүзә. | ХАНУЗА | ||
ҺӨДӘ (г.) | Туры, дөрес юл. | ХУДЯ | ||
ҺӨДҺӨД (ф.; зоол.) | һөдһөд кошы (удод). | ХУДХУД | ||
ҺӨМАЮНӘ (г.-ф.) | 1. Көчле. 2. Бәхетле. 3. Бөек, югары дәрәҗәле. | ХУМАЮНА |
16:24
13:56