ТАТАР ХАТЫН-КЫЗ ИСЕМНӘРЕ | ||||
Татарча язылышы, кайсы тел сүзе булуы | Исемнең мәгънәсе, нәрсә аңлатуы | Русча язылышы | ||
Т | ||||
ТАБИБӘ (г.) | Дәвалаучы, доктор, табибә (врач). | ТАБИБА | ||
ТАВИЛӘ (г.) | Озын, озын буйлы (кыз). | ТАВИЛЯ | ||
ТАВИСӘ (г.; зоол.) | Тавис кошы (павлин). | ТАВИСА | ||
ТАИБӘ (г.) | Күркәм, әйбәт, яхшы; сау-сәламәт, исән-сау. | ТАИБА | ||
ТАИРӘ (г.) | 1. Очучы. 2. Кошлар (күп.). | ТАИРА | ||
ТАИФӘ (г.) | 1. Кабилә, төркем, җәмәгать. 2. Бер диндәгеләр. | ТАИФА | ||
ТАЙБИКӘ (тор,-т.) | Тай (к.) + Бикә (к.). | ТАЙБИКА | ||
ТАКЫЯ (г.) | Акыллы, төпле, уйлап эш итүчән; сак. | ТАКИЯ | ||
ТАЛИБӘ (г.) | 1. Эзләүче, укучы, таләп итүче. 2. Шәкерт, студент. | ТАЛИБА | ||
ТАЛИГА (г.) | 1. Алда баручы, алдынгы сафтагы, авангард. 2. Пионер. Төрдәше: Тәлига. | ТАЛИГА | ||
ТАЛИЯ (г.) | 1. Зәвыклы. 2. Якын. Синонимы: Дания. | ТАЛИЯ | ||
ТАМАРА (бор. яһ.; бот.; неол.) | Инҗир агачы, финик пальмасы. | ТАМАРА | ||
ТАМЧЫ (т.; неол.) | Тамчы. Синонимы: Нотфә. | ТАМЧЫ | ||
ТАНСЫК (т.; й. ис.) | Тансык, теләп, көтеп алынган бала (кыз). Исем компоненты. | ТАНСЫК | ||
ТАНСЫКБАНУ (т.) | Тансык кыз (ханым, бикә). | ТАНСЫКБАНУ | ||
ТАНСЫКБИБИ (т.-ф.) | Тансык бикә, ханым. | ТАНСЫКБИБИ | ||
ТАНСЫКБИКӘ (т.) | Тансык бикә, теләп-көтеп алынган, тансыкланган бикә (кыз). | ТАНСЫКБИКА | ||
ТАСФИЯ (г.) | Сафландыру, тазарту, пакьләү. | ТАСФИЯ | ||
ТАТЛЫ (төр.-т.) | Татлы, тәмле (кадерле) бала (кыз). Исем компоненты. | ТАТЛЫ | ||
ТАТЛЫБАНУ (т.-ф.) | Татлы + Бану (к.). | ТАТЛЫБАНУ | ||
ТАТЛЫБИКӘ (т.) | Татлы бикә, ханым. Синонимы: Баллыбикә. | ТАТЛЫБИКА | ||
ТАТЛЫБӘНАТ (т.-г.) | Кызларның татлысы. | ТАТЛЫБАНАТ | ||
ТАТЛЫНИСА (т.-г.) | Хатыннарның татлысы. | ТАТЛЫНИСА | ||
ТАТЛЫСЫЛУ (т.) | Татлы сылу. Синонимнары: Баллысылу, Балсылу. | ТАТЛЫСЫЛУ | ||
ТАТЛЫҖИҺАН (т.-ф.) | Җиһанның татлысы. | ТАТЛЫДЖИХАН | ||
ТАТУ (төр.-т.) | Тату, тыныч яшәүче. Исем компоненты. | ТАТУ | ||
ТАТУБИКӘ (төр.-т.) | Тату, тыныч яшәүче бикә, ханым. | ТАТУБИКА | ||
ТАШБИКӘ (төр.-т.) | Таш бикә. Таш кебек нык, таза бикә, ханым. | ТАШБИКА | ||
ТАҖЕЛБӘНАТ (ф.-г.) | Кызлар таҗы. | ТАЗЕЛБАНАТ | ||
ТАҖЕРНИСА (ф.-г.) | Сәүдәгәр хатын. | ТАЗЕРНИСА | ||
ТАҖИБӘ (ф.) | Таҗлы; күч. саф, гыйффәтле кыз. | ТАЗИБА | ||
ТАҖИНИСА (ф.-г.) | Хатыннарның таҗлысы, иң күренеклесе. | ТАЗИНИСА | ||
ТАҖИРӘ (ф.) | Сәүдәгәр, сатучы (хатын-кыз). | ТАЗИРА | ||
ТАҖИЯ (ф.) | Таҗлы, таҗлы хатын; патшабикә. | ТАЗИЯ | ||
ТАҖЛЫБӘНАТ (ф.-т.-г.) | Кызларның таҗлысы, иң күренеклесе. | ТАЗЛИБАНАТ | ||
ТАҢБИКӘ (төр.-т.) | Таң бикә; таңда туган бикә, таң кызы. | ТАНБИКА | ||
ТАҢГӨЛ (төр.-т.-ф.) | Таң гөле. Синонимы: Сабахгөл. | ТАНГУЛЬ | ||
ТАҢЙОЛДЫЗ (төр.-т.; неол.) | Таң йолдызы (Чулпан). Синонимнары: Венера, Зөһрә, Чулпан. | ТАНЮЛДУЗ | ||
ТАҢНУР (төр.-т.-г.) | Таң нуры. | ТАННУР | ||
ТАҢСУ (төр.-т.) | Таңсу, таң сыман, таңга охшаш. | ТАНСУ | ||
ТАҢСОЛТАН (төр.-т.-г.) | Таң солтаны. | ТАНСУЛТАН | ||
ТАҢСЫЛУ (төр.-т.) | Таң сылу; таң кебек сылу; чибәр, гүзәл, сылу, матур таң. Чаг.: Сылутаң. | ТАНСЫЛУ | ||
ТАҢЧУЛПАН (төр.-т.) | Таң + Чулпан (к.). Таң йолдызы. Синонимнары: Венера, Зөһрә, Таңйолдыз. | ТАНЧУЛПАН | ||
ТАҺИРӘ (г.) | Саф, пакь, гөнаһсыз. | ТАГИРА | ||
ТАҺУРА (г.) | Бик саф, бик пакь (хатын-кыз). | ТАХУРА | ||
ТИМЕРБИКӘ (төр.-т.) | Тимер + бикә. Тимер кебек нык, таза, чыдам бикә, ханым. | ТИМЕРБИКА | ||
ТИХНИЯ (г.) | к. Тәһния. | ТИХНИЯ | ||
ТИҢБИКӘ (төр.-т.) | Тиң + бикә. | ТИНБИКА | ||
ТУЙБИКӘ (төр.-т.) | Туй + бикә. | ТУЙБИКА | ||
ТУЙСОЛТАН (төр.-т.-г.) | Туй + Солтан (к.). | ТУЙСУЛТАН | ||
ТУКБИКӘ (төр.-т.) | Тук; тулган. Өлгереп җитешкән бикә. | ТУКБИКА | ||
ТУКСЫЛУ (төр.-т.) | Тук сылу; тулы, бөтен, җитлеккән сылу. | ТУКСЫЛУ | ||
ТУКТАБИКӘ (төр.-т.; й. ис.) | Тукта бикә. Гаиләдә туган бер бала үлеп барса, үлемне туктату максаты белән яки, киресенчә, балалар күп булса, тууны туктату теләгеннән чыгып, тукта компонентлы исем кушылган. | ТУКТАБИКА | ||
ТУЛГАНАЙ (төр.-т.) | Тулган ай. | ТУЛГАНАЙ | ||
ТУТЫЙ (төр.-т.; зоол.) | Тутый кош, попугай. | ТУТИ | ||
ТУТЫЯ (г.) | Хыялда гына була торган җәүһәр (асылташ). | ТУТИЯ | ||
ТЮЛЬПАН (гол.; неол.) | Лалә, лалә чәчәге, тюльпан. Синонимы: Лалә. | ТЮЛЬПАН | ||
ТӘБИЛӘ (г.) | Озын, озак (гомер). | ТАБИЛЯ | ||
ТӘБРИЗӘ (г.) | Ата-бабадан калган мирас, байлык; күч. кыз бала. | ТАБРИЗА | ||
ТӘБРИЯ (ф.) | Аклау; ышанычны аклау. | ТАБРИЯ | ||
ТӘГЪБИРӘ (г.) | Телдән әйтеп аңлату, ачыклап төшендереп бирү. | ТАГБИРА | ||
ТӘГЪЗИМӘ (г.) | Хөрмәт итү, олылау; хөрмәтләү. | ТАГЗИМА | ||
ТӘГЪЗИЯ (г.) | Тукландыручы; азыкландыручы, туйдыручы, аш бирүче. | ТАГЗИЯ | ||
ТӘГЪЛИМӘ (г.) | Өйрәтү, укыту. | ТАГЛИМА | ||
ТӘГЪМИРӘ (г.) | Яңарту, төзекләндерү. | ТАГМИРА | ||
ТӘГЪРИФӘ (г.) | Таныштыру, аңлату, шәрехләү; аңлатып бирү. | ТАГРИФА | ||
ТӘЗКИРӘ (г.) | Истәлек, ядкарь; искә алучы. Төрдәше: Тәскирә. | ТАЗКИРА | ||
ТӘЗКИЯ (г.) | Сафлык, пакьлек. | ТАЗКИЯ | ||
ТӘКВИНӘ (г.) | Барлыкка китерү, ярату, бар кылу. | ТАКВИНА | ||
ТӘКЛИМӘ (г.) | Бөтен яктан уңган, булган. | ТАКЛИМА | ||
ТӘКМИЛӘ (г.) | Җитеш, төгәл, тулы. | ТАКМИЛЯ | ||
ТӘКЫЯ (г.) | Тәкъва, бозыклыктан сакланучы, диндар. | ТАКИЯ | ||
ТӘКЪСИМӘ (г.) | Бүлгәләүче, кисәкләүче. | ТАКСИМА | ||
ТӘКЪФИЛӘ (г.; й. ис.) | Йозак салу, йозаклау, бикләү. Гаиләдә балалар тугач та бер-бер артлы үлеп барсалар, үлем туктасын, йозаклансын яки балалар бик күп туса, туу туктасын, йозаклансын дигән теләктән чыгып кушылган йола исем. | ТАКФИЛЯ | ||
ТӘКЪФИЯ (г.) | Рифмалашкан. Ф. в.: Тәгъфия. | ТАКФИЯ | ||
ТӘЛВИНӘ (г.) | Төс бирү, төс кертү. | ТАЛВИНА | ||
ТӘЛИГА (г.) | к. Талига. | ТАЛИГА | ||
ТӘМИЗӘ (г.) | Таза, пакь, чиста, ару. | ТАМИЗА | ||
ТӘМЛИЯ (г.) | Тулы итү, тулыландыру. | ТАМЛИЯ | ||
ТӘМЛИХӘ (г.) | Тозлау, тозлы. | ТАМЛИХА | ||
ТӘНВИРӘ (г.) | Яктырту, нурландыру. | ТАНВИРА | ||
ТӘНЗИЛӘ (г.) | 1. Югарыдан төшерү, иңдерү; иңүче. 2. Ташлама ясау. | ТАНЗИЛЯ | ||
ТӘНЗИМӘ (г.) | Тәртипкә салу, төзекләндерү. | ТАНЗИМА | ||
ТӘНЗИЯ (г.) | Пакь; начарлыктан ерак торучы. | ТАНЗИЯ | ||
ТӘРҖИМӘ (г.) | Тәрҗемә ителгән, аңлатылган. | ТАРДЖИМА | ||
ТӘСВИЯ (г.) | Бердәй итү. | ТАСВИЯ | ||
ТӘСКИЯ (г.) | Пакьләнгән, сафланган. | ТАСКИЯ | ||
ТӘСКИРӘ (г.) | к. Тәзкирә. | ТАСКИРА | ||
ТӘСЛИМӘ (г.) | Сәламләү, котлау. | ТАСЛИМА | ||
ТӘСЛИЯ (г.) | Куаныч, юаныч, шатлык; күңелне күтәрү. | ТАСЛИЯ | ||
ТӘСМИЯ (г.) | Исем кушу, исем бирү, атау. | ТАСМИЯ | ||
ТӘСНИЯ (г.; й. ис.) | Кабатлый. Гаиләдә икенче булып туган кыз балага кушыла торган йола исем. Чаг.: Сания. | ТАСНИЯ | ||
ТӘСФИЯ (г.) | Пакьләүче. | ТАСФИЯ | ||
ТӘФКИЛӘ (г.) | Вәкаләт, ышаныч. | ТАФКИЛЯ | ||
ТӘФКИРӘ (г.) | Фикерләү, уйлау. | ТАФКИРА | ||
ТӘХИЯ (г.) | 1. Сәлам, тәбрик. 2. Изге теләк; бүләк. | ТАХИЯ | ||
ТӘХЛИМӘ (г.) | Мактау, дан. | ТАХЛИМА | ||
ТӘХЛИЯ (г.) | Бизәү, зиннәтләү. Д. в.: Тихния. | ТАХЛИЯ | ||
ТӘХМИЛӘ (г.) | Йөкләү, эшләргә кушу. | ТАХМИЛЯ | ||
ТӘХСИНӘ (г.) | Ныгыту; яхшырту, төзәтү, камилләштерү. | ТАХСИНА | ||
ТӘШКИЛӘ (г.) | Тәшкил итү, оештыру. | ТАШКИЛЯ | ||
ТӘШФИЯ (г.) | Тазару, сәламәтләнү. | ТАШФИЯ | ||
ТӘЭМИНӘ (г.) | 1. Булдыру, җитештерү, тәэмин итү. 2. Тынычландыру, иминлек бирү. | ТАЭМИНА | ||
ТӘҮЗИХА (г.) | Ачык итеп аңлату, төшендерү. | ТАУЗИХА | ||
ТӘҮСИГА (г.) | Арттыру, өстәү. | ТАУСИГА | ||
ТӘҮСИЛӘ (г.) | 1. Тиешле урынга илтеп тапшыру. 2. Бәйләү, бергә кушу. | ТАУСИЛЯ | ||
ТӘҮСИМӘ (г.) | 1. Тамга, билге; тамгалау, исем кушу. 2. Балага исем бирү тантанасы. | ТАУСИМА | ||
ТӘҮСЫЙФӘ (г.) | Сыйфатлау; төсләрне аеру. | ТАУСИФА | ||
ТӘҮСЫЯ (г.) | 1.Васыять итү. 2. Киңәш итү, мәслихәт бирү. | ТАУСИЯ | ||
ТӘҮФИКА (г.) | 1. Тәүфыйклы, тыйнак, әдәпле. 2. Уңыш, бәхет. Д. в.: Тауфыйка, Тәүфыйга. | ТАУФИКА | ||
ТӘҮФИРӘ (г.) | Күбәйтү, табыш, файда. | ТАУФИРА | ||
ТӘҮХИДӘ (г.) | Берләшү, бергәлек, берлек. | ТАУХИДА | ||
ТӘҖИДӘ (г.) | Яңарту, яңа итү. | ТАЗИДА | ||
ТӘҢКӘ (бол.-т.) | Тәңкә; көмеш тәңкә; күч. сафлык, пакьлек билгесе. Исем компоненты. | ТАНКА | ||
ТӘҢКӘБАНУ (бол.-т.-ф.) | Тәңкә + Бану (к.). Саф, пакь, гөнаһсыз (кыз, ханым, бикә). | ТАНКАБАНУ | ||
ТӘҢКӘБИКӘ (бол.-т.) | Тәңкә + бикә. Саф, пакь, гөнаһсыз бикә, ханым. | ТАНКАБИКА | ||
ТӘҢКӘСЫЛУ (бол.-т.) | Тәңкә + сылу. Саф, пакь, гөнаһсыз сылу. | ТАНКАСЫЛУ | ||
ТӘҺИЯ (г.) | Әзерләү; әзер хәлгә китерүче. | ТАХИЯ | ||
ТӘҺЛИЛӘ (г.) | Сәламләү, алкышлау, тәбрикләү. | ТАХЛИЛЯ | ||
ТӘҺНИЯ (г.) | Тәбрикләү, котлау. Д. в.: Тәхния, Тихния. | ТАХНИЯ | ||
ТӨЗБИКӘ (төр.-т.) | Төз бикә; төз, сылу гәүдәле бикә. | ТЮЗБИКА |
16:24
13:56