ТАТАР ХАТЫН-КЫЗ ИСЕМНӘРЕ | ||||
Татарча язылышы, кайсы тел сүзе булуы | Исемнең мәгънәсе, нәрсә аңлатуы | Русча язылышы | ||
У | ||||
УКА (төр.-т.) | Ука, вак энҗе; күч. матур, чибәр. | УКА | ||
УКАБИКӘ (төр.-т.) | Ука + бикә. Ука кебек чибәр бикә, ханым. | УКАБИКА | ||
УРАЗБАНУ (төр.-т.-ф.) | Ураз + Бану (к.). Бәхетле кыз (ханым, бикә). | УРАЗБАНУ | ||
УРАЗБИКӘ (төр.-т.) | Ураз + бикә; бәхетле бикә, ханым. | УРАЗБИКА | ||
УРАЗГӨЛ (төр.-т.-ф.) | Ураз гөл; бәхетле гөл (гүзәл). | УРАЗГУЛЬ | ||
УРАЛ ИЯ (төр.-т.; геогр.) | Урал (к.) + -ия (к.). | УРАЛИЯ | ||
УРИЯ (г.) | Хур кызы. | УРИЯ |
16:24
13:56