Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теле буенча республика олимпиадасы җиңүчеләре билгеле булды

Казанда узган «Әбиемнең сандыгы» татар теленнән республикакүләм олимпиадасы нәтиҗәләре билгеле булды.Татарстан халкы гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте буенча олимпиада 2-7 сыйныф укучылары арасында оештыр...

Казанда узган «Әбиемнең сандыгы» татар теленнән республикакүләм олимпиадасы нәтиҗәләре билгеле булды.


Татарстан халкы гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте буенча олимпиада 2-7 сыйныф укучылары арасында оештырылды. Жюри алдында 100гә якын бала катнашты. Бәйге шартлары буенча, катнашучылар  әбиләребезнең сандыгында сакланган рухи, мәдәни мирас турында яттан сәнгатьле итеп татар телендә сөйләргә тиеш иде. Моннан тыш, укучылар үзләре алып килгән экспонат белән бәйле мастер-класс (чигеп, бәйләп һ.б.) үткәрсә, презентация күрсәтсә, аларга өстәмә баллар каралды.


 Республика олимпиада үзәге сайтында җиңүчеләр исемлеге урнаштырылган.


2нче сыйныф укучылары арасында беренче урында —  Аделия Денмөхәммәтова (Казан),  Сәидә Харисова (Чирмешән), Сафина Нуриева (Түбән Кама), Аделина Галимҗанова (Казан), Мәрьям Габдрахманова (Нурлат),  Гайнетдинова Динә (Казан), Рөстәм Сираҗиев (Казан).


3нче сыйныф укучылары арасында беренче урында — Ирлан Мәҗитов (Казан), Сафия Кәримова (Казан), Стефания Вәлиева (Казан), Самира Вәлиуллина (Казан), Нурия Гатина (Чирмешән), Зәринә Батыршина (Чирмешән), Ризиль Хилавиев (Апас), Зилә Фәйзетдинова (Казан), Зәйнәп Хөснуллина (Казан), Сәлимә Сафина (Иннополис).


4нче сыйныф укучылары арасында беренче урында — Алия Гайнетдинова (Теләче), Сөмбел Латыйпова (Апас), Кәрим Сабиров (Яшел Үзән), Алиса Гыйсмәтуллина (Апас), Илүзә Шигабеева (Апас), Индира Заһидуллина (Апас), Азалия Петрова (Яшел Үзән), Әдилә Вәлиева (Арча). Дарина Молвинских (Яшел Үзән), Александра Колесова (Казан).


5нче сыйныф укучылары арасында беренче урында — Эльвина Заппарова (Казан), Кәримә Вәлиева (Казан), Алия Вәлиуллина (Яшел Үзән), Русалина Гыйззәтуллина (Арча), Рамил Гыйләҗев (Казан), Мөхәммәт Мортазин (Казан), Гөлназ Биктаһирова (Яшел Үзән), Әдилә Бариева (Казан), Морат Абдреев (Казан), Леонид Шаинов (Казан), Диана Медведева (Арча).


6 нчы сыйныф укучылары арасында беренче урында — Азалия Авзалова (Арча), Элҗза Минашаева (Арча), Әдилә Рисаева (Казан), Камилә Хабибуллина (Апас), Татьяна Митюшина (Азнакай).


7нче сыйныф укучылары арасында беренче урында — Диләрә Әхмәтова (Казан), Илүсә Камалиева (Казан), Зарина Сафина (Казан).


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ