Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиадада кемнәр катнаша? (исемлек)

Казан шәһәрендә 27 апрельдән 1 майга кадәр татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиада уза. Анда Интернет тур нәтиҗәләре буенча сайлап алынган 300 егет һәм кыз катнаша. Халыкара бәйге ачылу тантана...

Казан шәһәрендә 27 апрельдән 1 майга кадәр татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиада уза. Анда Интернет тур нәтиҗәләре буенча сайлап алынган 300 егет һәм кыз катнаша. Халыкара бәйге ачылу тантанасы 28 апрельдә КФУның Филология һәм мәдәниара багланышлар институтында үтә.


Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиаданың әлеге турына үткән катнашучылар исемлеген түбәндәге сылтама аша кереп карарга мөмкин: http://abiturient.kpfu.ru/is_start?p_news=613.


Олимпиаданың Интернет аша уздырылган турында Россия, Таҗикстан, Казахстан, Төркия, Үзбәкстан, Бельгия, Америка, Кытай, Япония, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Эстония, Австралия һәм Канададан 5 меңгә якын мәктәп укучысы һәм студентлар катнашты. Алар үзләренең татар теле һәм әдәбияты буенча белемнәрен читтән торып күрсәтте.


Олимпиаданың Казанда узачак туры түбәндәге этаплардан тора:

– телдән сөйләм туры (чит илләрдән килгән катнашучылар өчен билетлар буенча);


–  язма конкурс (Россия Федерациясе субъектларыннан килгән катнашучылар өчен);


– төрле номинацияләр буенча иҗади конкурс (катнашучыларның сайлавы буенча):


а)  вокал (татар халык җыры/ татар композиторы җыры);


б) уен кораллары жанры (татар халык көйләреннән музыкаль тезмә/  классик татар композиторы әсәрен фортепиано, баян, милли гармонда, курай, сорнай һ.б. уен коралларында башкару);


в) хореография (татар халык биюе/ халыкчан стильләштерү);


г) нәфис сүз (халык эпосы/ проза һәм поэзия/әдәби-музыкаль композиция);


д) этно-дизайн (халыкның һөнәрчелек традицияләре заманча  костюмнарда: костюм/ туган якның җирле һөнәрчелек традицияләрен чагылдырган сувенир / предметны этник стильдә дизайн-проектлау/ этник стильдә график дизайн - открытка; төрү; фирма тамгасы).


Олимпиадада катнашучылар “Минем илем, минем халкым, минем уку йортым” дигән темага чыгыш та ясарга тиеш.


 ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ