Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теле һәм әдәбиятыннан IV Халыкара олимпиаданың Гран-при ияләре билгеле булды (ФОТО)

Татар теле һәм әдәбиятыннан IV Халыкара олимпиаданың Гран-при ияләре билгеле булды.Бүген олимпиаданың Муса Җәлил  исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узган йомгаклау тантанасында әлеге...

Татар теле һәм әдәбиятыннан IV Халыкара олимпиаданың Гран-при ияләре билгеле булды.

Бүген олимпиаданың Муса Җәлил  исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узган йомгаклау тантанасында әлеге зур бүләккә Финляндиядән - Хакен исемендәге мәктәп студенты Наил Бәдретдин, Казанның татар телендә белем бирүче 27 нче гимназиясенең XI сыйныф укучысы  Зилә Мөбәрәкшина лаек булды. Гран-прины ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тапшырды.


Йомгаклау турында Россиянең 24 төбәгеннән, шулай ук Япония, Төркия, Бельгия, Финляндия, Франция, Беларусь, Казакъстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Төркмәнстан, Кыргызстаннан һәм Австралиядән 14 яшьтән 25 яшькәчә 500 укучы һәм студент катнашты.


Олимпиаданың беренче туры читтән торып КФУ сайтында интернет-тест формасында 2015  елның 7-21 декабрендә оештырылды. Сайлап алу турында иң күп балл җыйган 500 кеше бәйгенең Казанда оештырылачак йомгаклау этабына чакырылды.


 Җиңүчеләр исемлеге.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ