Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теле укытучылары: «Безне, гариза язып, эштән китәргә мәҗбүр итәләр»

«Мәгариф»кә ике укытучы мөрәҗәгать итте. Алар бүген безнең редакциягә килеп, Казан белем йортындагы авыр хәлләр турында сөйләде. Шәһәрнең Яңа Савин районында урнашкан   7 нче санлы гимназиясендә эшләг...

«Мәгариф»кә ике укытучы мөрәҗәгать итте. Алар бүген безнең редакциягә килеп, Казан белем йортындагы авыр хәлләр турында сөйләде. Шәһәрнең Яңа Савин районында урнашкан   7 нче санлы гимназиясендә эшләгән укытучылар сөйләвенчә, коллективтагы өч укытучыны гариза язып эштән китәргә мәҗбүр иткәннәр.


«Кыскатрырга ярамагач, мәктәп директоры бездән үз теләгебез белән китү турында гариза яздырды. Каршы төшсәк, эштән «статья буенча» җибәрерләр дип курыктык. Балаларга татар теле дәресе атнага ике тапкыр гына биреләчәк. Хәзер мәктәптә җиде татар теле укытучысы калды. Һәрберсе атнага нибары 18 сәгать укытачак. Балаларны кызганыч. Туган телебез дәресләре кыскару белән, мирасны, гореф-гадәтләрне саклап калу мөмкин түгел. Матур телебез урам теленә әйләнәчәк», - диделәр әңгәмәдәшләребез.


Исегезгә төшерәбез, 8 нче ноябрьдә узган ТР Дәүләт Советы утырышында мәгариф һәм фән министры быелгы уку елы уртасында бер генә укытучы да кыскартылмаячак дип белдергән иде.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ