Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теле укытучылары өчен 2016 елның I яртыеллыгына "Мәгариф. Татар теле" методик журналының электрон версиясенә язылу игълан ителде

Татар теле укытучыларының күпсанлы мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, 2016 елның I яртыеллыгы өчен "Мәгариф. Татар теле" методик журналының электрон версиясенә язылу игълан ителде. I яртыеллыкта "Мәгариф. Т...


Татар теле укытучыларының күпсанлы мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, 2016 елның I яртыеллыгы өчен "Мәгариф. Татар теле" методик журналының электрон версиясенә язылу игълан ителде. I яртыеллыкта "Мәгариф. Татар теле" электрон журналы ике тапкыр - март һәм июнь айларында дөнья күрәчәк.


Татар теле 2016, 1 ЭП обр

«Мәгариф. Татар теле» методик журналы татар телен уку-укытуда алдынгы тәҗрибәне яктырта, методик, практик һәм дидактик материаллар тәкъдим итә, хәзерге татар теле белеменә бәйле катлаулы очраклар турында укытучыларга мәгълүмат бирә. «Мәгариф. Татар теле» электрон журналы нәкъ менә гамәли-методик мәсьәләләр яктыртуы, татар теле дәресләренә әзерләнүдә, татар теле укытучыларына педагогик эшчәнлекне оештыруда практик ярдәм күрсәтүе, татар теле укытучылары өчен гамәлгә куелган беренче профессиональ басма булуы белән үзенчәлекле.


Билгеле булганча, «Мәгариф. Татар теле» электрон журналы 2016 елда басма вариантта да – «Мәгариф» журналына кушымта буларак нәшер ителәчәк.


Шулай итеп, 2016 елда журналның ике версиясе — электрон һәм басма версияләре берьюлы чыгачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ