Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теле укытучылары өчен мониторинг тикшеренүләренең нинди форматта уздырылуы билгеле булды

Соңгы вакытта «Мәгариф» журналы редакциясенә база мәктәпләренең бер төркем татар теле һәм әдәбияты укытучылары 5 ноябрьдә татар теленнән үткәреләчәк мониторинг тикшеренүләре уңаеннан мөрәҗәгать итә. У...

Соңгы вакытта «Мәгариф» журналы редакциясенә база мәктәпләренең бер төркем татар теле һәм әдәбияты укытучылары 5 ноябрьдә татар теленнән үткәреләчәк мониторинг тикшеренүләре уңаеннан мөрәҗәгать итә. Укытучыларның сорауларына җавап табу максатыннан, редакция ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре белән сөйләште.


Мониторинг тикшеренүләре, Бердәм республика имтиханы (БРИ) форматында уздырылып, анда татар мәктәпләре укучылары өчен төзелгән биремнәр кулланылачак.


Татар мәктәпләрен 2015 елда тәмамлаучы укучылар өчен төзелгән БРИ биремнәренең үрнәк варианты (демоверсия), кодификаторы һәм, аларга нигезләнеп, югары категорияле укытучы тарафыннан әзерләнеп тәкъдим ителгән материал белән «Мәгариф» журналының "Мәгариф.Татар теле" электрон кушымтасында ("Мәгариф.Татар теле - 2015" (шундагы 3 нче сан) танышырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ