Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теле укытучылары үз хокукларын белми!

Республика мәктәпләрендә татар телендә белем алуны ата-ананың язмача рөхсәтеннән башка башкару мөмкин түгеллеге турында имеш-мимешләр тиз таралды. Кызганычка каршы, ниндидер бер пүчтәк мәсьәлә буенча...

Республика мәктәпләрендә татар телендә белем алуны ата-ананың язмача рөхсәтеннән башка башкару мөмкин түгеллеге турында имеш-мимешләр тиз таралды. Кызганычка каршы, ниндидер бер пүчтәк мәсьәлә буенча да тиз арада җыелыш оештыра торган җитәкчеләр бу юлы бернинди аңлату эшләре алып бармады. Әти-әниләр дә, укытучылар үзләре дә куркуга калды. Күп кенә белем йортларында әти-әниләрдән татарча укытырга риза булу-булмауга багышлап гаризалар яздырылды.


«Мәктәпләрдә татар теле укытуның ролен күтәрү» дигән темага оештырылган түгәрәк өстәлдә катнашучы атаклы шагыйрь, язучы Ләбиб Лерон да бу мәсьәлә буенча фикерен җиткерде. Баксаң, берничә дистә ел буе балаларга татар теле һәм әдәбияты укыткан тормыш иптәше Фидания ханым хезмәт иткән унбишенче мәктәптә шушы көннәрдә өч укытучыга үз теләкләре белән эштән китү турында гариза язарга «тәкъдим иткәннәр».


DSC_9439


DSC_9435Бу мәсьәләдә дә җыелган ханым-әфәнделәрнең фикерен Марат Лотфуллин җиткерде: «Безнең укытучылар үз хокукларын белми. Нинди очракта да үз теләгең белән эштән китү турында гариза язарга кирәкми!» – диде ул.


Чыннан да, эш бирүче андый тәкъдим ясаган очракта, үз хокукларыңны яклау өчен хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. шуны да белеп тору комачауламас: эш урыны кыскартылган очракта эш белән тәэмин итүче бу хакта хезмәткәргә боерык нигезендә ике ай иртәрәк язмача хәбәр итәргә тиеш. Шул очракта хезмәткәр эштән киткәндә ике айлык пособие алып китә, аннары мәшгульлек үзәгенә исәпкә керә ала. Эштән китеп ике атна дәвамында исәпкә керсә, өч ай дәвамында аңа хезмәт хакы күләмендә пособие түләнәчәк. «Үз хокукларыбызны белергә һәм якларга вакыт!» – диде Марат Вазыйх улы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ