Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар язучылары булачак укытучыларга дәрес бирде

Язучылар Арча педагогия көллиятендә үзләрен укытучы ролендә сынады. Алар "Әдәбият - тел, милләт сакчысы" темасына дәрес бирде. шагыйрьләр биргән дәрестә беренче курс студентларыннан тыш, Казан һәм Чис...

Язучылар Арча педагогия көллиятендә үзләрен укытучы ролендә сынады. Алар "Әдәбият - тел, милләт сакчысы" темасына дәрес бирде. шагыйрьләр биргән дәрестә беренче курс студентларыннан тыш, Казан һәм Чистай педагогия училищесы, Әтнә, Лаеш, Нурлат авыл хуҗалыгы көллияте мөгаллимнәре дә катнашты, дип яза «Татар-информ» агентлыгы.


Дәресләр тәмамлангач, көллиятнең Актлар залында студентлар һәм килгән кунаклар катнашында иҗади очрашу узды. Язучылар, үзләренең иҗатлары белән таныштырып, шигырьләрен укыды. Студентлар язучыларга үзләрен кызыксындырган сорауларны юллады. Кара-каршы сөйләшү көллият студентлары тарафыннан әзерләнгән концерт белән тәмамланды.



Чыганак: tatar-inform.tatar

Соңыннан язучылар һәм республиканың төрле уку йортларыннан килгән татар теле укытучылары "түгәрәк өстәл" дә фикер алышты.


Казан арты милли кадрлар әзерләү үзәге җитәкчесе Рузия Гарәпшина проект эшенә йомгак ясады. "Ачык дәрес"не бер елны мәктәп укучыларына күрсәткән идек инде. Ул аларда зур кызыксыну уятты. Сезгә дә ошагандыр, безнең тәҗрибәне сез дә дәвам итәрсез дип уйлыйм, - диде ул кунакка килгән коллегаларына мөрәҗәгать итеп. - Бу чараның максаты: укучылар китап укудан бизгән заманда, татар әдәбиятына кызыксыну уяту, татар язучылары белән таныштыру, очраштыру".


Үзәк җитәкчесе сүзләренчә, дәресләрне әллә нигә бер булса да, язучылар үткәрсә, ул студентларда кызыксыну тудырыр иде. "Бу проект соңгысы булмас, без аның башка вариантларын да уйларбыз", - диде Рузия Гарәпшина.


"Түгәрәк өстәл"дә Арча педагогия көллиятенең кичәге укучысы, Кукмара аграр көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәзинә Шакирова да чыгыш ясады. Ул оештыручыларга әлеге проект өчен рәхмәтен белдерде һәм олпат язучыларны үзләренә чакырды.


Шулай ук Чистай, Әтнә районыннан килгән мөгаллимнәр дә Арча педагогия көллиятендә дәрес биргән шагыйрьләрне үз уку йортларына дәштеләр. Шагыйрьләр әлеге тәкъдимне бертавыштан кабул итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ