Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарча диктант язабызмы?

29 октябрьдә 10 шәһәр халкы үзләре теләп татарча диктант язачак. Анда син дә катнаша аласың! Татар телен ни дәрәҗәдә беләсең, орфографик һәм грамматик хатасыз яза аласыңмы? Үзеңне сынап карарга менә д...

29 октябрьдә 10 шәһәр халкы үзләре теләп татарча диктант язачак. Анда син дә катнаша аласың! Татар телен ни дәрәҗәдә беләсең, орфографик һәм грамматик хатасыз яза аласыңмы? Үзеңне сынап карарга менә дигән форсат бит бу. Әлеге мәгариф акциясе нәкъ менә шул максатларда оештырыла да.


Диктант язарга теләк белдергән шәһәрләр арасында Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижау, Уфа, Екатеринбург, Төмән, Казахстанның Павлодар һәм Кыргызстанның Бишкәк һ.б. бар. 29 октябрь көнне сәгать 11дә әлеге акция уза торган мәйданчыкларда диктант тексты – татар язучысы Әмирхан Еникинең “Җиз кыңгырау” әсәреннән өзек укылачак. Казанда ул Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында узачак (Татарстан урамы, 2нче йорт, актлар залы). Диктант текстын Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Фәнис Җиһанша укыр дип көтелә. Әгәр, “Татарча диктант” акциясендә катнашырга теләк белдерсәң, сайтта https://vk.com/tatdiktant теркәлү узарга онытма. Без татар телен камил белергә хаклыбыз!


“Татарча диктант” акциясен КФУның Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты,  “Каюм Насыйри институты” фәнни-укыту үзәге, БТК башкарма комитеты, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә, Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ