Логотип Магариф уку
Цитата:

"Татарча диктант"та катнашучылар Ә.Еникиның "Җиз кыңгырау" әсәреннән өзек язачак

29 октябрьдә татар теленнән белемне тикшерү өчен «Татарча диктант» Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижевск, Уфа, Екатеринбург, Төмән, шулай ук Казахстан (Павлодар), Кыргызстанда (Бишкәк) узачак. Бу хак...

29 октябрьдә татар теленнән белемне тикшерү өчен «Татарча диктант» Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижевск, Уфа, Екатеринбург, Төмән, шулай ук Казахстан (Павлодар), Кыргызстанда (Бишкәк) узачак. Бу хакта чараның инициаторы - Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат хезмәте хәбәр итә.


Билгеләп үтик, акция дөрес язуга, әдәби татар телен белүгә, орфография һәм грамматик хаталарны тикшерүгә кызыксынуны уятуга юнәлдерелгән.


Акция Татарстанның барлык шәһәрләрендә, Россия шәһәрләрендә, Казахстанда һәм Кыргызстанда бер үк вакытта 11 сәгатьтә башлана. Катнашучылар Әмирхан Еникиның "Җиз кыңгырау" әсәреннән өзек язачак. Аларның грамоталыгын филологлар, профессорлар һәм филология фәннәре докторлары тикшерәчәк. Диктант текстын атказанган сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләре, язучылар һәм алып баручылар укыячак.


Казанда «Татарча диктант» Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара комммуникацияләр институтында узачак. Диктант текстын Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театр актеры Фәнис Җиһаншин укыячак.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ