Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарга дүрт тел кирәк

Мәктәптән үк өч тел - татар, рус һәм инглиз телләрен белеп чыгу бурычы моннан дистә еллар элек куелган иде. Шул чордан дип әйтерлек, әлеге мәсьәләнең көн тәртибеннән төшкәне юк. ТР мәгариф һәм фән мин...

Мәктәптән үк өч тел - татар, рус һәм инглиз телләрен белеп чыгу бурычы моннан дистә еллар элек куелган иде. Шул чордан дип әйтерлек, әлеге мәсьәләнең көн тәртибеннән төшкәне юк. ТР мәгариф һәм фән министры Э.Фәттахов әйтүенчә, җөмһүриятебездә мәктәп укучыларына инглиз телен өйрәтү буенча гаять күп эшләр башкарыла. Шулай да балаларның бу телне белүе тиешле дәрәҗәдә түгел икән әле. Министр бу фикерләрен инглиз телле профиль сменасы ачылышында әйтте. Әлеге смена Актаныш районында ачылды һәм анда республикабызның интернат-гимназия, интернат-лицейларыннан 150 сәләтле бала җыелды.



Беркемгә дә сер түгел, тел белән мәдәният та килә. Әмма инглиз телен өйрәтү максаты мәдәният белән бәйләнмәгән. Халыкара тел булуы гына да беренче урында тормый. Бүген безгә фәнни-техник алгарыштан артта калмас өчен  кирәк бу тел! Көне-сәгате белән диярдәй яңа технологияләр кереп торган заманда яшибез бит. Шуңа инглиз теленең кирәклеге бәхәссез.


Туган телебезне саклауның мөһимлеген аңламаса да укый-яза белмәгән кеше генә аңламас... Дөньяның кая барганын төшенгән татарлар инде күптәннән баласын, туган телен өйрәткән хәлдә, ә  “рус телен русның үзеннән дә яхшырак бел!” дип тәрбияләгән.


Шуңа күрә бүген бу өч телне камил белү кирәклеген дәлилләп торасы да юк, ул көн кебек ачык! Беренче карашка, шушы өч тел җитә дә кебек. Әмма дөньяда яшәүче халыклар арасында үзебезне иманлы, зыялы, гомумән, алдынгы милләт итеп танытыр өчен гарәп телен дә белү кирәк. Тәрбия һәм иман теле ул!


Урындык та өч аяклы гына булса, чайкалып-селкенеп тора. Ныклык өчен аңа да дүрт аяк кирәк. Татарга да, телиме-теләмиме, дүрт тел белү кирәк. Әйткәнемчә, гади тормыш алып барыр өчен генә түгел, дөнья халыклары арасында алдынгы милләт булып танылыр өчен!



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ