Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарлар арасында мондый кешеләр саны 1000 икән!

Бу көннәрдә милләт турында сүз чыкса, Бөтендөнья Татар конгрессы күз алдына килеп баса. Бәлки бу 2-6 августта үткәреләчәк VI корылтай белән бәйледер. БТК Башкарма комитетында эш кайный: корылтайга әзе...

Бу көннәрдә милләт турында сүз чыкса, Бөтендөнья Татар конгрессы күз алдына килеп баса. Бәлки бу 2-6 августта үткәреләчәк VI корылтай белән бәйледер.
БТК Башкарма комитетында эш кайный: корылтайга әзерлек эше дә, бинага ремонт ясау һәм делегатлар сайлау эше дә. Узган атнада Казаннан да делегатлар сайланды. Барлыгы 40 кеше. Делегатлар сайлау утырышында  БТК Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров милләтебезнең бүгенге хәленә, кайбер проблемаларга тукталып алды. Зарлануда, үзара гаепләшүдә мәгънә юк икәнен, һәркайсыбызга үз урынында тырышып эшләү кирәклеген ассызыклады. Хәер, татарлар болай да тырыш халык: җирдә казынса да, фән казынса да. Фән өлкәсендә гыйльми дәрәҗәле милләттәшләребез күп. Саннар белән әйтсәк, татарлар арасында 1000 фән докторы бар икән! Әле туган телебездә докторлык диссертациясе яклау мөмкинлеге булса, бу сан тагын да зуррак булыр иде.
Фоторәсемнең чыганагы: https://kupit-diplomspb.org/kupit-diplom-doktora-nauk/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ