Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарлар бүген флешмоб оештыра

Бүген 20-00 сәгатьтә татар эстрадасының танылган йолдызлары  Бауман урамында татар телен саклап калу максатыннан “Туган тел” җырын башкарачаклар. Чарада Айгөл Бариева, Ләйсән Мәхмүтова, Дилә Нигъмәтул...

Бүген 20-00 сәгатьтә татар эстрадасының танылган йолдызлары  Бауман урамында татар телен саклап калу максатыннан “Туган тел” җырын башкарачаклар. Чарада Айгөл Бариева, Ләйсән Мәхмүтова, Дилә Нигъмәтуллина, Фирдүс Тямаев һәм башкалар катнашачаклар. Фирдус Тямаев инстаграм битендә берничә сәгать элек әлеге җырны турыдан-туры эфирда башкарган иде инде. "Телебезгә зур куркыныч яный, мине, татар кешесе буларак, бу бик борчый" - дип әйтеп узды җырчы.  Әгәрдә үзеңне чын татар итеп санасаң, кушыл флешмобка.


 минихаа


Татар дөньясын дер китергән кичәге хәбәр инде бүген,күргәнегезчә,  битараф булмаган татарларны мәйданга чыгара. Исегезгә төшерәбез, кичә татар теле бүтән укытылмаячак яки факультатив рәвешендә генә калачак дигән сүз таралды.


Шул тарафтан татарның бүтән түзер әмәле калмады.  Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миннихановның инстаграм битендәге фотосурәтләр астында бүгенге көндә  иң популяр комменатрие – татар теленә бәйле. Республика башлыгыннан барысыда Тукай телен саклап калуны үтенәләр.
мин


«Facebook татарлары» шулай ук тик утырмый. Вирус формасында Илсөяр Ихсанованың тел язмышы өчен борчылып язган шигыре таралды:


“Урамнарга чыгар юлыбыз юк,
Урамнарны безнен алдылар.
Мәйданнарга чыгып сүз әйтергә
Хакыбыз юк. Табу салдылар.


Инде телебезне алмакчылар.
Дәшми калырбызмы тагын да.
Тукаебыз ялгыз калыр мени
Туган телебезнен сагында?”

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ