Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан белем бирү оешмаларында туклану сыйфатын тикшерәчәкләр

Татарстанда быелгы белем бирү оешмаларындагы иң яхшы туклану оешмаларын билгеләү буенча бәйге уза. Проект белгечләре Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Чистай, Болгар, Минзәлә, Мамандыш, Әтнә, Актаныш югары уку...

Татарстанда быелгы белем бирү оешмаларындагы иң яхшы туклану оешмаларын билгеләү буенча бәйге уза. Проект белгечләре Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Чистай, Болгар, Минзәлә, Мамандыш, Әтнә, Актаныш югары уку йортлары һәм профессиональ белем бирү оешмаларының ашханә һәм буфетларындагы хезмәт күрсәтү сыйфатын тикшерәчәк. Бу хакта Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хзмәте хәбәр итә.


Бәйге респубикада 26 майдан башланды. Аның максаты - белем бирү оешмаларындагы җәмәгать туклану пунктларында эш сыйфатын яхшырту. Проектның җитәкчесе, Студентлар лигасының социаль эшләр буенча вице-президенты белдергәнчә, бәйгенең бурычларына «иң яхшы җәмәгать туклану пунктын, шулай ук җәмәгать туклану пункты эшенең кимчелекле якларын билгеләү, ризык әзерләү һәм хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту; белем бирү оешмаларының туклану оешмалары арасында тәҗрибә уртаклашуы» керә.


Бәйгедә ашханә һәм буфеты булган белем бирү оешмалары катнаша. Катнашырга теләкне 5 югары уку йорты һәм 14 профессиональ белем бирү оешмасы белдергән.


Проектның эксперт комиссиясе ашханә һәм буфетлардагы хезмәт күрсәтү сыйфаты белән танышачак. Шул ук вакытта белгечләр ризыкның кабул ителгән стандарт һәм нормага туры киләме-юкмы икәнен ачыклый. Оештыру комитеты студентларга анкета тутырта.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ