Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан гаиләсе - җиңүче!

Быел Россия күләмендә беренче мәртәбә «Ел гаиләсе» бәйгесе уздырылды. Анда Татарстаннан Руслан һәм Дилүзә Хәбиевлар «Гореф-гадәтләрне саклаучы гаилә» номинациясендә җиңү яулады. Җиңүчеләрне Мәскәүдә,...

Быел Россия күләмендә беренче мәртәбә «Ел гаиләсе» бәйгесе уздырылды. Анда Татарстаннан Руслан һәм Дилүзә Хәбиевлар «Гореф-гадәтләрне саклаучы гаилә» номинациясендә җиңү яулады. Җиңүчеләрне Мәскәүдә, «Россия» концертлар залында бүләкләделәр.


 

Бәйгене гаиләнең дәрәҗәсен күтәрү, гаилә кыйммәтләрен саклау максатында, Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы Авыр хәлдә калган балаларга ярдәм итү фонды белән берлектә оештырган. Анда илнең 79 төбәгеннән 294 гаилә катнашкан. Бәйгедә катнашучы гаиләләр «Күп балалы гаилә», «Яшь гаилә», «Авылда яшәүче гаилә», «Россиянең алтын гаиләсе», «Гореф-гадәтләрне саклаучы гаилә» дигән биш номинациядә көч сынашкан.


Хәбиевләр гаиләсе турында Татарстанда күпләр ишетеп, күреп белә. Алар моңа кадәр Идел буе округының Пермь шәһәрендә узган «Уңышлы гаилә» бәйгесендә җиңү яулаган. Дилүзә Хәбиеваны «Нечкәбил» бәйгесе җиңүчесе буларак та беләләр.


Эльза Хамматова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ