Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан китап нәшрияты директоры иң күп сатылган китапларны атады

Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин иң күп сатылган китапларны атады. Моның турында «Татар-информ» агентлыгы яза. Илдар Сәгъдәтшин әйтүенчә, tatkniga.ru сайты аша электрон версиядә һәм...

Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин иң күп сатылган китапларны атады. Моның турында «Татар-информ» агентлыгы яза. 


Илдар Сәгъдәтшин әйтүенчә, tatkniga.ru сайты аша электрон версиядә һәм басма вариантта сатылган китаплар аерыла. Китап нәшрияты директоры сүзләренчә, электрон вариантлар арасында иң популяр китап – Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романының татарчага тәрҗемәсе.


«Басма варианты ярты ел эчендә бер мең тираж белән сатылып бетте. Ә ихтыяҗ бар, кешеләр сорый. Шуңа күрә без аларны үзебезнең сайтка юнәлтәбез. Бәлки шуңа күрәдер бу китапның электрон варианты иң популярыдыр. Шунысы кызык: икенче урында, мәсәлән, электрон китаплар арасында, русча, инглизчә һәм татарча – өч телдәге компьютер терминнары сүзлеге. Күрәсең, бу терминнар сүзлеге интернетта да урнашкач, электрон вариантын сатып алучылар саны да күп. Ул безнең сайтка күбрәк компьютер белән кызыксынган кешеләрнең керүен дәлилли», - диде Илдар Сәгъдәтшин.


Нәшрият директоры әйтүенчә, басма китаплар арасында популярлык буенча беренче урында – Юныс Әхмәтҗановның «Татар халык ашлары» китабы.


«Ул ничәмә-ничә тапкыр яңадан бастырылды һәм әле дә сатылган китапларның лидеры дип әйтергә була. Ә тулаем алып карасак, сатылган китапларың 70 процентын диярлек балалар өчен язылган китаплар алып тора. Тарихи китапларга да ихтыяҗ бар. Без еш кына татарлар күпләп яши торган регионнарга ярминкәләргә барабыз. Шул ярминкәләрдә катнашырга, үзебезнең продукцияне җиткерергә тырышабыз. Анда, беренче чиратта, татарлар тарихы турында китаплар сатыла. Казан буенча юлкүрсәткеч китап та популяр, күп сатыла торган китапларның берсе. Ул өч телдә. Чит төбәкләрдә яши торган татарлар Казанны сагына. Алар кайчан да булса Казанга килергә ниятли. «Нинди китап алыйк?» дип сораучыларга без шушы китапны тәкъдим итәбез», - дип сөйләде Илдар Сәгъдәтшин.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ