Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан көрәшчесе һәлак булды. Сөйгәне белән…

Куркыныч авариядә тагын бер көрәшче егет һәлак булды. Үзе генә түгел, сөйгәне дә бакыйлыкка күчте. Арча районы Шушмабаш авылында Айрат Абдуллинны җирләделәр. Бу турыда Татпресса.ру сайтында хәбәр бар...



Куркыныч авариядә тагын бер көрәшче егет һәлак булды. Үзе генә түгел, сөйгәне дә бакыйлыкка күчте. Арча районы Шушмабаш авылында Айрат Абдуллинны җирләделәр. Бу турыда Татпресса.ру сайтында хәбәр бар иде:


«17 июля, на автодороге Казань – Малмыж 41-летний водитель «Лады Приоры», ехавший со стороны столицы Татарстана, лоб в лоб столкнулся с «ВАЗом-2114».
По предварительным данным, он не выбрал безопасную скорость и выехал на встречную полосу движения.


В результате аварии водитель «Приоры», 24-летний юноша, управлявший «четырнадцатой», и его 21-летняя пассажирка погибли на месте. На место аварии выезжала следственно-оперативная группа. Выясняются обстоятельства случившегося.»


Ә инде соңрак татар көрәшчеләре тупланган социаль төркемдә Раил дигән көрәшче егет мондый сүзләре язды: «Көрәшче дустыбыз Айрат Абдуллин безнең арабыздан мәңгелеккә китеп барды, урыны җәннәттә булсын».



«Шушмабаш авылының 24 яшьлек егете  Айрат Абдуллин 16 июль көнне Арча Сабантуенда үз үлчәү авырлыгында икенче батыр булып калды. Киләчәккә матур планнар белән яшәгән егетне җир куенына иңдерделәр… Аның яратып йөргән кызы  — 21 яшьлек Илзирә дә бу якты дөньяда юк инде…



17 июль кичендә алар машина белән Казанга барырга чыга. Бөреле тирәсендә юл һәлакәтенә очрап икесенең дә гомере өзелә.
Айрат белән Илзирәнең әти-әниләренең, якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз. Аллаһы Тәгалә сезгә сабырлык, сәламәтлек бирсен…», — дип язды бу турыда arskmedia.ru
Соңрак «Идел» журналы хәбәрчесе Арча районы командасының тренерларыннан берсе Фәнис Зариповтан Айрат Абдуллин хакында сорашты: «Әле менә Илшат Идиатов белән Шушмабаштан — Айратны җирләү чарасыннан кайтып киләбез. Көтелмәгән хәбәр булды бу. 75 кг.га кадәр Арча командасы өчен бил алышты. Тренеры — Рәдис Сәйфетдинов. Яшьләр арасында ике тапкыр 4нче урынны яулады. Казанда эшли иде үзе, әмма җәй саен авылга кайтып, колхозга булышты. Бик авыр гаиләдән. Әтисе юк иде, әнисенең терәге булды. Өен бик яхшылап яңартты, тәрәз наличниклары бик матур эшләнгән. Бу өйне аның тырышлыгын истә тотып, колхоз салып биргән иде. Үгезләр тотты, җир-җимертеп эшләде һәм яшәргә тырышты… Җирләүдә дә көрәшче дуслары бик күп җыелган иде...»



Матбугат.ру сайтыннан алынды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ