Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан Президентының 100 әр мең сумлык премияләренә кемнәр ия булыр?

Хәтерлисездер әле: Совет заманында уракта катнашучыларны кызыксындыру максатыннан нинди генә чаралар, эш формалары кулланылмый иде: район газетасының мактау тактасына тәкъдим итүме, өч көн саен ярышка...

Хәтерлисездер әле: Совет заманында уракта катнашучыларны кызыксындыру максатыннан нинди генә чаралар, эш формалары кулланылмый иде: район газетасының мактау тактасына тәкъдим итүме, өч көн саен ярышка йомгак ясап, җиңүче комбайнчыга күчмә вымпел, акчалата премияләр тапшырумы, агитбригаданың, кыр станнарына килеп, комбайнчылар алдында концерт бирүеме...


Һәр искенең дә ниндидер уңай ягы булган кебек мондый кызыксындыру чараларының да уракта эш темпын арттыруда этәргеч көче барлыгын һич кенә дә инкарь итеп булмый, әлбәттә. Шуңа да, быелгы табигать шартларының үзенчәлеклерәк булачагын күздә тотып, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уракта аеруча зур нәтиҗәләргә ирешкән комбайнчыларны бүләкләү максатыннан 100 әр мең сумлык 200 премия булдырган иде. Бу – кырда эшләүчеләргә зур импульс бирде. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, иң яхшы комбайнчыларны ачыклау максатыннан, хәзер көн дә районнардан мәгълүматлар җыя. Комбайннарның егәрлегенә карап, ярыш дүрт төркемгә бүлеп алып барыла. Инде беренче лидерлар да билгеле. Әйти, Нурлат районыннан В.Никитин инде үз комбайны бункерыннан 2200 тонна ашлык суктырып озаткан. Әлки районыннан Алексей Кудряшов белән Андрей Захаровларның да бу күрсәткечләре 2000 тоннадан артык. Ярыш көннән-көн кызганнан-кыза. Яңадан-яңа урак батырларының исемнәрен ишетеп, аларның 100 әр мең сумлык Президент премияләре белән бүләкләнүләренә сөенергә язсын.


Тагын шунысы да бар: республикабызда кызу урак чорында «кыр штурвалы»н иярләгән укытучы ир-егетләребез дә байтакка җыйнала. Президентыбыз премияләренә ия булучылар арасында аларны да күрергә насыйп булсын иде.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ