Татарстан синоптиклары яшен һәм җил көчәюе турында кисәтә 26.06.201727.06.2017Мәгариф 42 Татарстан синоптиклары һава торышы шартлары начарлану турында хәбәр таратты. Бүген, 26 июньдә, көннең икенче яртысында һәм кичен республикада урыны белән һәм Казанда яшен һәм көньяк-көнбатыш җилнең көчәюе көтелә. Җил көче секундына 15-18 метрга ( Казанда — 16 метрга) кадәр җитәргә мөмкин, дип билгели Татарстан Гидрометеорология үзәге. «Татар-информ» МА материаллары буенча.