Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан укучылары БДИда җәмгыять белеме белән физиканы өстен күрә

Быел Татарстанда бердәм дәүләт имтиханын тапшыручылар табигый-фәнни цикл предметларына өстенлек биргән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында ТР мәгариф һәм фән министрының бере...

Быел Татарстанда бердәм дәүләт имтиханын тапшыручылар табигый-фәнни цикл предметларына өстенлек биргән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин хәбәр итте.


“Елның елында без чыгарылыш сыйныф укучыларының табигый-фәнни цикл предметларына өстенлек бирүен күрәбез. Бу хәл әлеге белгечлекләргә хезмәт базарында ихтыяҗның зур булуын күрсәтә. Гуманитар юнәлешләр кими бара”, - диде Данил Мостафин.


Шул ук вакытта ул җәмгыять белеменең күп югары уку йортларына укырга кергәндә зарур булуын билгеләп үтте. Быел чыгарылыш сыйныф укучыларының 10 мең 100 укучы җәмгыять белемен сайлаган, 6 мең 315е – физиканы, 3 мең 474е – биологияне, 2 мең 894е – тарихны, 2 мең 565е химияне сайлаган.


Имтихан тапшыруның төп этабы 26 майдан 11 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Төп этапта җитди сәбәп аркасында имтихан тапшыра алмаучыларга 16-19 июньдә өстәмә көннәр дә билгеләнгән. Әмма бу сәбәпләрне документлар нигезендә рәсми расларга кирәк булачак.


“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ