Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан укучылары - химия фәне буенча X Бөтенроссия турниры җиңүчеләре (ФОТО)

Казанның 131 нче физика-математика лицее укучыларыннан торган команда химия буенча X Бөтенроссия мәктәп укучылары турнирында 2 нче урын яулады.Башкала командасы составына Алексей Садыков, Михаил Ягофа...

Казанның 131 нче физика-математика лицее укучыларыннан торган команда химия буенча X Бөтенроссия мәктәп укучылары турнирында 2 нче урын яулады.


Башкала командасы составына Алексей Садыков, Михаил Ягофаров һәм Руслан Котляров керде. Команда җитәкчесе – Казан университетыннан химия фәннәре кандидаты Игорь Алексеевич Седов. Шәхси беренчелек нәтиҗәләре буенча Алексей Садыков 1 дәрәҗәдәге диплом, ә Михаил Ягофаров 2 дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.


олимп петербург


Турнир Санкт-Петербург дәүләт университетының Химия факультеты базасында үтте.


Сайлап алу этабында Россия, Белоруссия, Казахстаннан 34 команда катнашты, аларның унсигезе финалга чыкты. Яшь химиклар 12 фәнни мәсьәлә чиште һәм аларны яклады. Әлеге биремнәрне чишү өчен укучыларда химия фәненнән тирәнтен белемнәр, фәнни әдәбиятны яхшы белү, ораторлык осталыгы булу таләп ителде, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.


 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ