Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан укучылары татар теле буенча Бердәм республика тесты тапшыра

Бүген Татарстан мәктәпләренең 9 нчы сыйныф укучылары татар теле буенча Бердәм республика тесты тапшыра. Тест үткәрүнең 133 пункты урта гомуми белем бирү йортлары базасында эшли. Татар теле буенча респ...

Бүген Татарстан мәктәпләренең 9 нчы сыйныф укучылары татар теле буенча Бердәм республика тесты тапшыра. Тест үткәрүнең 133 пункты урта гомуми белем бирү йортлары базасында эшли. Татар теле буенча республика тестының контроль бәяләү материаллары татар телен туган тел һәм дәүләт теле буларак өйрәнгән 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен әзерләнгән. Тестны башкаруга 2,5 сәгать (150 мин.) вакыт бирелә.


Укучыларның эшләре төбәк мәгълүмат эшкәртү үзәгендә тикшереләчәк. Бердәм республика тестын тапшыручыларга татар теленнән әзерлек дәрәҗәләре күрсәтелгән сертификатлар тапшыру күздә тотыла.


Татарстанга Россия төбәкләреннән, БДБ илләреннән, Ерак чит илдән күчеп кайткан укучыларга татар теле буенча биремнәр белем бирү йорты тарафыннан мөстәкыйль рәвештә, укучы үзләштергән материалны исәпкә алып, әзерләнгән. Татарстанга күчеп кайткан укучыларның белемен тикшерү һәм бәяләүне дә белем бирү оешмасы үзе үткәрә.


Махсус (коррекция) уку йортларында, девиант хәлдәге балалар һәм яшүсмерләр өчен каралаган ябык типтагы махсус укыту-тәрбия учреждениеләрендә, җинаять-башкару системасы белем бирү йортларында, санаторий тибындагы сәламәтләндерү уку йортларында, сәламәтлеге торышына бәйле рәвештә, өйдә белем алучы укучылар өчен дә татар теле буенча биремнәр әлеге белем бирү оешмасы тарафыннан укыту программаларын исәпкә алып әзерләнә һәм тикшерелә.
Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.


"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ