Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда 3,5-3,8 миллион тонна уңыш көтелә

Билгеле булганча, Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов районнарга барып, анда яшәүче кешеләрнең тормыш-көнкүреше белән шәхсән таныша. Кичә дә ул Түбән Кама, Нурлат һә...


Билгеле булганча, Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов районнарга барып, анда яшәүче кешеләрнең тормыш-көнкүреше белән шәхсән таныша. Кичә дә ул Түбән Кама, Нурлат һәм Яңа Чишмә районнарына эшлекле сәфәр кылды.


print_53160
Республика лидерының төп максаты әлеге җирлекләрдә халыкның тормышын яхшыртуга корылган социаль объектлар ачу булса да, Рөстәм Миңнеханов районнарда урып-җыю кампаниясе барышы белән танышуга да зур игътибар бирде.
Бу аңлашыла да, чөнки хәзерге вакытта авыл хезмәтчәннәренең “урак өсте”. Алар алдында урып-җыюны уңышлы тәмамлау бурычы тора. Бу эшчәнлекне Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе контрольдә тота. Нәкъ менә шуңа күрә Татарстан - авыл хуҗалыгы тармагындагы икътисади күрсәткечләр буенча алдынгы урыннарның берсен алып тора да инде. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр үз товарлары белән бөтен республиканы туендырырга сәләтле.
Уңыш күләме 3,5-3,8 миллион тонна булыр дип фаразлана
Татарстан лидеры башта Нурлат районына сәфәр кылды. Биредә ул механизаторлар, хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә уздырды. Нурлат районы башлыгы Равил Кузюров сүзләренә караганда, хәзерге вакытта районның авыл хуҗалыгы тармагы барча кирәк-ярак белән тулысынча тәэмин ителгән.
- Урып-җыю кампаниясен уңышлы уздырып җибәрү өчен ягулык та җитә, техника ягыннан да проблемалар юк. Хәзерге вакытта 8 мең гектар мәйданда ашлык суктыртылыды инде. Урып-җыю эшләрен исә 25 августка тәмамларга уйлыйбыз, - дип ассызыклады район җитәкчесе.
Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен кырда уздырган һәр көнне булдыра алганча файдалы итеп үткәрергә чакырды.
- Эссе җәй уңыш күрсәткечләренә начар тәэсир ясамый калмаячак. Барысы да үзебездән тора. Федераль үзәктән ярдәм көтү урынсыз. 2010 елда дәүләт казнасы ярдәм күрсәткән иде, анысы. Тик моның өчен сәяси карарның булуы кирәк, -дип ассызыклады республика лидеры.
Яңа Чишмә районында Рөстәм Миңнеханов “Кулон” агрофирмасы комбайнчылары белән очрашты. Ул алардан эш шартлары, аша-эчү сыйфаты турында сорашты, ягулык белән тәэмин ителеш турында гәп корды. Авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашында узган киңәшмәдә исә өлгергән уңышны бернинди югалтуларсыз тиешенчә җыеп алу кирәклеген ассызыклады. Авыл хуҗалыгы башлыкларының эшчәнлегенә аеруча басым ясалды.
- Һәрбер кеше белән аерым эшләргә кирәк. Сез халык һәм хакимият арасында элемтә урнаштырасыз. Бу – зур җаваплылык, - диде республика лидеры.
Шундый ук киңәшмә Түбән Кама районында да үтте. Аңа кадәр Рөстәм Миңнеханов район басу-кырлары белән танышты. Биредә урып-җыю эшен шулай ук 25 августка кадәр төгәлләргә уйлыйлар икән.
Азакта Рөстәм Миңнеханов сәфәренә нәтиҗә ясады.
- Урып-җыю эшләре тулы көченә бара: техника эшли, ягулык бар. Мин канәгать. Агымдагы елда уңыш күләме 3,5-3,8 миллион тонна булыр дип фаразлыйбыз. Хәзер барысы да эшне дөрес итеп оештырудан һәм һава торышыннан тора,- дип белдерде Татарстан лидеры журналистларның сорауларына җавап биреп.
Яңа мәктәп һәм мәдәният йортлары...
Рөстәм Миңнеханов әлеге районнарда халыкның тормышын яхшыртуга корылган президент программалары үтәлешен дә күзәтте. Мәсәлән, Нурлат районының Каравыл Тавы авылында 100 урынга исәпләнгән мәдәният йорты ачылды. Түбән Кама районының Югары Уратма авылы халкы да күпфункцияле үзәкле булды. Ул барлыгы 200 кешене сыйдыра. Аларны төзү өчен республика бюджетыннан 13,2 һәм 11 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
- Төп максатыбыз – илебезнең нигезе булган авылларны саклап калу. Биредә эш яратучы, үз телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклаучы халык яши. Яңа мәдәният йорты ачылу белән сезне чын күңелемнән котлыйм, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Билгеле булганча, республика авылларында күпфункцияле үзәкләр төзү “Авыл мәдәният йортлары” программасы нигезендә тормышка ашырыла. Ел азагына кадәр Татарстанда барлыгы 42 яңа клуб калкып чыгарга тиеш.
Болардан кала, Рөстәм Миңнеханов Яңа Чишмә районының Черемуха бистәсе авылында булып, биредә яңа төзелеп килүче мәктәп белән дә танышты. Әлеге проект республика (56,4 миллион сум) һәм федераль бюджет (14,3 миллион сум) акчаларына торымышка ашырыла. 100 урынга исәпләнгән уку йорты 1 сентябрьдә үз ишекләрен ачарга тиеш. Гомумән алганда, республикада быел 13 яңа мәктәп калкып чыгачак.
Татарстанда яңа социаль объектлар төзү һәм искеләрен төзекләндерү республиканың президент программалары нигезендә тормышка ашырыла. Илдә катлаулы икътисади вәзгыять урнашуга карамастан, Рөстәм Миңнеханов боерыгы нигезендә бу программаларның барысы да уңышлы эшли.

www.intertat.ru


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ