Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда 50 меңгә якын фатир индивидуаль җылыту системасына күчерелде

Татарстан 49,6 меңнән артык фатирны индивидуаль җылыту системасына күчерде, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы.2017 елда Ютазы районының Урыссу шәһәр тибындагы бистәсендә 3,4 ме...

Татарстан 49,6 меңнән артык фатирны индивидуаль җылыту системасына күчерде, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы.
2017 елда Ютазы районының Урыссу шәһәр тибындагы бистәсендә 3,4 мең объект индивидуаль җылыту системасына тоташтырылды. Татарстан бюджетыннан бу максатларга 164 миллион сум акча бүленде, дип яза «Татар-информ» агентлыгы.

2018 елда җылыту системасын шәхси котелларга күчерү программасына 162,2 миллион сум тоту каралган.
Җылыту системасын шәхси котелларга күчерү программасы 2005 елдан тормышка ашырыла башлаган иде. Ул республиканың шәһәр һәм районнарында җылылык белән тәэмин итү системалары нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлтелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ