Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда аралашу татар телендә булган төбәкара чатыр лагере эшләячәк

Быел ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәп укучылары җәен рәхәтләнеп ял итсен өчен, 15 профильле смена әзерләгән. Алар арасында яңа юнәлешләр дә бар. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат...

Быел ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәп укучылары җәен рәхәтләнеп ял итсен өчен, 15 профильле смена әзерләгән. Алар арасында яңа юнәлешләр дә бар. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Светлана Гыйниятуллина хәбәр итте. 


Яңа сменаларга килгәндә, физик тәрбия һәм тарих буенча олимпиадага әзерлек буенча республика профильле сменасына 100 бала җәлеп ителәчәк. Республиканың филология юнәлешендәге сменасы 80 баланы кабул итәчәк. “Дрим-Тим” яшь тикшеренүчеләр сменасы - 150, геологик булганы 310 баланы чакырып кала. Информатика буенча укучыларны бөтенроссия олимпиадасында катнашыргга әзерләү буенча белем бирү сменасы - 50, Алабуга муниципаль районының “Буревестник” лагере базасында республика җәйге фәнни-белем бирү мәктәбе 50 балага исәпләнеп оештырыла.


Светлана Гыйниятуллина аралашу татар телендә булачак төбәкара чатыр лагере эшчәнлегенә җентекләп тукталды. Спас муниципаль районы базасында узачак сменага Россиянең төрле төбәкләрендә, ерак һәм якын чит илләрдә яшәүче 1000 татар баласы чакырылган. Әлеге профильле сменаның максаты – татар халкы мәдәнияте, бүгенге Татарстан белән якыннан танышу, татар телендә аралашу. “Төбәкара смена олимпиада, иҗади бәйге, фестиваль, спорт чараларында җиңүчеләрдән туплана”, - дип белдерде министр урынбасары. Программада балаларны татар халык йолаларына, гореф-гадәтләренә җәлеп итүгә йөз тоткан чаралар каралган. Бу - милли чигү, җыр, милли биюгә өйрәтү буенча түгәрәкләр, Казан һәм Татарстанның тарихи урыннарына экскурсияләр һәм башкалар.


Светлана Гыйниятуллина билгеләп үткәнчә, шулай ук ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә, укуда, балалар иҗатында, спортта һәм балалар хәрәкәтендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән 650 бала өчен республиканың 6 профильле сменасы оештырылган.


"Татар-информ" МА.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ