Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда беренче сыйныфларның “Мәдәни көндәлеге” булачак (ФОТО)

Быел Татарстанда беренче сыйныфка укырга керүче барлык балалар ике көндәлеккә ия булачак – аларның берсе уку предметлары буенча төп көндәлек булса, икенчесе “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге...

Быел Татарстанда беренче сыйныфка укырга керүче барлык балалар ике көндәлеккә ия булачак – аларның берсе уку предметлары буенча төп көндәлек булса, икенчесе “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” дип аталачак.



Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясенә багышланган матбугат очрашуында билгеле булды. ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова хәбәр иткәнчә, Мәдәният елы кысаларында Белем көнендә “Мәдәни көндәлек” бүләк сыйфатында мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керәчәк һәр балага тапшырыла. “Бу яңа акция, без аны беренча тапкыр үткәрәбез”, - дип белдерде ул.


культ дневник


Татьяна Ларионова билгеләп узганча, уку елы дәвамында көндәлектәге мәгълүмат ярдәмендә укучылар Татарстанның мәдәни объектлары белән танышачак, мәдәният учакларына барып кайткач, хатирәләрен, хис-кичерешләрен көндәлеккә язарга тиеш булачак. Ел азагында тутырылган көндәлекләргә бәйге үткәреләчәк. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә. Моннан тыш, алар Казанга тантаналы чарага чакырылачак.


“Минемчә, бу проект беренче сыйныф укучыларының да, аларның ата-аналарының күңеленә дә хуш киләчәк. Мәдәният елында бу нәтиҗәле, файдалы акция булыр дип уйлыйм”, - диде ТР Президенты ярдәмчесе.


"Татар-информ" МА. 


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ