Татарстанда “Безнең яңа укытучы” грантына бәйге башланды
“Безнең яңа укытучы” грантына дәгъва кылучылардан гаризалар 10 июньгә кадәр кабул ителә. Әлеге грант Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан абруйлы уку йортларында белем алган е...
“Безнең яңа укытучы” грантына дәгъва кылучылардан гаризалар 10 июньгә кадәр кабул ителә. Әлеге грант Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан абруйлы уку йортларында белем алган егет-кызларны, яшь аспирантлар һәм фән кандидатларын мәктәпкә җәлеп итү максатыннан гамәлгә куела.
Бәйгедә укытучы һөнәренә сәләте булган, бүгенге көндә педагоглар җитешмәгән предметларны укыта алырлык, әмма педагог белгечлеген үзләштермәгән яшьләр дә катнаша ала.
Бәйгедә җиңүчеләр ай саен төп хезмәт хакына өстәмә рәвешендә 7500 сум күләмендә акча алачак. Моннан тыш, грант алучылар торак белән (авылда), укыту-методик электрон программалы шәхси ноутбук белән тәэмин ителә. Аларга шулай ук белем күтәрү (шул исәптән чит илдә дә) мөмкинлеге бирелә. Кабинетлары уку-укыту эшчәнлеге өчен кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителә.
Бәйгенең нигезләмәсе белән http://mon.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/300517.htm адресы буенча танышып була.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Комментарийлар