Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда «Безнең яңа укытучы» грантына бәйге игълан ителде

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы «Безнең яңа укытучы» грантына бәйге башлануын игълан итә, дип җиткерә ведомство.Бәйге педагогик вузлардан, көллиятләрдән чыгарылыш укучыларын, яшь аспирантларны һ...

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы «Безнең яңа укытучы» грантына бәйге башлануын игълан итә, дип җиткерә ведомство.


Бәйге педагогик вузлардан, көллиятләрдән чыгарылыш укучыларын, яшь аспирантларны һәм фән кандидатларын республика мәктәп-гимназияләренә тарту максатыннан үткәрелә.


Бәйгегә сайлап алуның беренче этабы февральдән мартка кадәр үтә. «Беренче этап кысаларында «Безнең яңа укытучы» гранты алучылар белән килешү төзүгә хокук алуда Татарстандагы гомумбелем оешмалары арасында бәйге үтә», - дип аңлаттылар министрлыкта.


Бәйгедә катнашу өчен документлар 20 февральдән кабул ителә башлый.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ