Татарстанда бүген 16 градуска кадәр җылытачак
Татарстанда бүген алмашынучан болытлы һава торышы саклана, төнлә явым-төшем күзәтелми. Көндез урыны белән көнбатыш районнарда бераз яңгыр. Җил көньк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Төнлә һава температур...
Татарстанда бүген алмашынучан болытлы һава торышы саклана, төнлә явым-төшем күзәтелми. Көндез урыны белән көнбатыш районнарда бераз яңгыр. Җил көньк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Төнлә һава температурасы 0дән +5градуска кадәр җылы, көндез исә максималь һава температурасы +11..+16 градус булачак.
Казанда төнлә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем күзәтелми. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Һава температурасы +3.тән +5 градуска кадәр җылы булачак.
Көндез шулай ук алмашынучан болытлы һава фаразлана. Көндез һәм кичен урыны белән бераз яңгыр сибәләргә мөмкин. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Максималь һава температурасы +12..+14 градус булачак, дип хәбәр итә Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Комментарийлар