Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” бәйгесе башланды

Бүген “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” республика конкурсы бәйгесе башланды. Ул 20 майга кадәр дәвам итәчәк.Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстанның ике дәүләт теле – татар һәм рус телләрен өйрәтүдә...

Бүген “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” республика конкурсы бәйгесе башланды. Ул 20 майга кадәр дәвам итәчәк.


Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстанның ике дәүләт теле – татар һәм рус телләрен өйрәтүдә югары күрсәткечләргә ирешкән балалар бакчаларына 1 миллион сум күләмендә республика гранты тапшырыла. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгарифне үстерү институты вәкилләре булган конкурс комиссиясе әгъзалары, шәһәрләргә һәм районнарга чыгып, сабыйларның татар һәм рус телләрен белү дәрәҗәсен билгеләячәк.


Конкурста барлыгы 102 балалар бакчасы катнашыр дип көтелә. Аларның 50се грантка ия булачак.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ