Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда июнь аенда тәкъдим ителгән 5 иң югары хезмәт хакы ачыкланды

HeadHunter тикшеренүләре буенча, 2017 елның июнендә Татарстан хезмәт базарында хезмәт хакы буенча иң югары тәкъдим 200 мең сумны тәшкил итә. Модалы хатын-кыз киеме җитештерә торган компания шушы хакка...

HeadHunter тикшеренүләре буенча, 2017 елның июнендә Татарстан хезмәт базарында хезмәт хакы буенча иң югары тәкъдим 200 мең сумны тәшкил итә. Модалы хатын-кыз киеме җитештерә торган компания шушы хакка коммерция директоры вазифасына эшкә чакыра.


11-22


Рейтингта кыйммәтле эш хаклары буенча икенче урында – 150 меңнән башлап хезмәт хакы белән  - сату буенча төбәк җитәкчесе урынбасары вакансиясе.
2700 евро – әлеге сумманы QA Engineer халыкара компаниясе Кипрдагы офисларына барып эшләүче хезмәткәргә тәкъдим итә. Кандидатның югары белеме һәм тестлаштыруда ике ел тәҗрибәсе булырга тиеш.


100 меңнән башлап хезмәт хакын, барыннан да элек, сәүдә өлкәсендә (барлык вакансияләр өлешеннән 41 процент), төзелештә (10 процент) һәм мәгълүмати технологияләр тармагында (7 процент) тәкъдим итәләр. Татарстанда hh.ru сайтында хәзер барлыгы 100 меңнән башлап хезмәт хакы белән 392 вакансия бар. Аларның бары 4 проценты гына топ-менеджмент тәкъдименә туры килә”, – дип шәрехләде хезмәт базарындагы вазгыятьне HeadHunterнең Идел буендагы хезмәте матбугат хезмәте җитәкчесе Наталья Парфенова.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ