Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда “Китапка икенче тормыш бүләк ит!” хәйрия акциясе старт алды

Татарстанда 22 нче июльдән алып 22 нче октябрьгә кадәр “Китапка икенче тормыш бүләк ит!” хәйрия акциясе уза. Акция мәктәп китапханәләре фондын дәреслекләр, фәнни-популяр, матур, белешмә әдәбият белән...

Татарстанда 22 нче июльдән алып 22 нче октябрьгә кадәр “Китапка икенче тормыш бүләк ит!” хәйрия акциясе уза. Акция мәктәп китапханәләре фондын дәреслекләр, фәнни-популяр, матур, белешмә әдәбият белән тулыландыру максатыннан уздырыла.



Акциядә укучылар гына түгел, ә теләге булган һәр татарстанлы, шул исәптән оешмалар да катнаша ала. Өендә укып чыккан китабы, яхшы хәлдәге дәреслекләр, мәктәп программасы буенча матур әдәбият булган һәр кеше аларны мәктәпкә бүләк итә ала.


“Китапка икенче тормыш бүләк ит!” хәйрия акциясенә нәтиҗәләр октябрьдә мәктәп, муниципаль һәм республика дәрәҗәләрендә ясалачак. Лидер-мәктәпләр һәм лидер-сыйныфлар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәк, дип хәбәр ителә ведомство сайтында.


"Татар-информ" МА. 


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ