Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда күп балалы гаиләләргә җир бирүдә алдынгы һәм артта калган районнар

Татарстанда күп балалы гаиләләргә җир участоклары бүлеп бирү өлкәсендә яхшы һәм сүлпән эшләүче муниципаль берәмлекләр билгеле булды. Әлеге рейтинг Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файд...

Татарстанда күп балалы гаиләләргә җир участоклары бүлеп бирү өлкәсендә яхшы һәм сүлпән эшләүче муниципаль берәмлекләр билгеле булды. Әлеге рейтинг Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында тәкъдим ителде. Утырышта катнашучылар Татарстан Республикасы Җир кодексының күп балалы гаиләләргә җир кишәрлеге бирү буенча положениеләре үтәлеше буенча фикер алышты.


Спас, Чирмешән районнары гаиләләрне җир биләмәләре белән 100 процент дәрәҗәдә тәэмин иткән. Җир бүлеп бирү 95 процент һәм аннан югарырак дәрәҗәдә булган районнар исемлегенә Алексеевск, Балык Бистәсе, Сарман, Теләче, Кайбыч, Мамадыш, Алабуга, Актаныш, Тәтеш, Яңа Чишмә, Менделеевск, Тукай, Аксубай, Лаеш, Балтач, Чүпрәле районнары керә. Апас, Зәй, Ютазы, Минзәлә, Югары Ослан, Азнакай, Саба, Әгерҗе, Әлки, Кама Тамагы, Баулы, Нурлат, Буа, Чистай, Питрәч, Биектау, Арча, Әтнә, Кукмара, Лениногорск, Яшел Үзән, Мөслим, Түбән Кама, бөгелмә, Әлмәт – “кара” исемлектә. Ә Яр Чаллыда һәм аеруча Казанда хәлләр бөтенләй мөшкел. Яр Чаллыда җир биләмәләре белән тәэмин итү 49,31 процент тәшкил итә (2595 җир участогы). Казанда җир кишәрлекләре белән тәэмин ителеш нибары 31 процент дәрәҗәсендә (2946 җир участогы).


Татарстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Сергей Демидов күп кенә районнарда җир белән тәэминат мәсьәләсендә тоткарлыклар өстәмә җир участоклары эзләү белән бәйле булганын шәрехләде. Бу бигрәк тә саклауга куелган зоналар күп булган территорияләргә, нефть чыгучы районнарга кагыла. “Шулай ук, инфраструктура булмау сәбәпле, тәкъдим ителгән җир биләмәләреннән баш тартучылар да күп”, - дип белдерде ул. Аның әйтүенчә, 1583 гаилә җир участогын ошатмыйча, өч тапкыр кире каккан.


Сергей Демидов сүзләренә караганда, 2012 елдан, ягъни программа гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле, республикада күп балалы гаиләләр саны 20 меңгә диярлек арткан. 2016 елда җир бүлеп бирүдә иң түбән күрсәткечләр Әлмәт, Арча, Бөгелмә, Яшел Үзән, Кукмара, Лениногорск, Мөслим, Түбән Кама, Нурлат, Чистай районнарында күзәтелә. Анда җир белән тәэмин ителеш сүлпән барганлыктан, җирсез күп балалы гаиләләр саны арткан. Шулай ук, кайбер районнарда күп балалы гаиләләрнең активлыгы сүлпән булуы күзәтелә. Аларда йә җир биләмәсенә ихтыяҗ юк, йә торак төзергә җыенмыйлар, кулланылмый торган җир өчен салым түләргә теләмиләр, йә башка районга күченергә телиләр.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ