Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда Милли мәгариф институты барлыкка киләчәк

Татарстан Республикасында милли мәгарифне фәнни нигездә үстерү максатыннан, Милли мәгариф институты оештырыла. Ләкин башта ул әле Үзәк буларак үз эшен башлаячак. Бу хакта «Мәгариф» журналына ТР вице-п...

Татарстан Республикасында милли мәгарифне фәнни нигездә үстерү максатыннан, Милли мәгариф институты оештырыла. Ләкин башта ул әле Үзәк буларак үз эшен башлаячак. Бу хакта «Мәгариф» журналына ТР вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.


– Җәмгыятебез даими үзгәрешләр кичерә, яшь буын ихтыяҗларын, аның фикерләү үзенчәлеген исәпкә алмыйча, милли республикада милли мәгарифне үстерү, алга таба бару бик кыен булачак. Дөньякүләм танылган, нәтиҗәлелеге расланган тел өйрәнү методикаларын эшкә җигеп, заманча электрон ресурслар булдырып, уку-укыту әсбапларын булдырып, аларны мәктәпләребезгә ирештерергә тиешбез – Милли мәгариф институты шуның өчен дә кирәк безгә. Ул инде кайчандыр булган, без аны әкренләп кайтарырга тиеш, – диде мәгариф һәм фән министры. – Милли мәгариф институты Тарих институты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Археология институты белән беррәттән, Фәннәр Академиясе  составында Татарстанга һәм Татарстан халкына хезмәт  итәргә тиеш, – диде ул.


Энгель Фәттахов әйтүенә караганда, быел яңа оешма Үзәк рәвешендә эшкә керешәчәк. Аның чыгымнарын «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы нигезендә каплау планлаштырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ