Татарстанда төнлә туфракта -1 градуска кадәр кырау көтелә

Татарстанда төнлә туфракта -1 градуска кадәр кырау көтелә, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән.

Бүген республикада яшенле яңгыр явачак, җилнең тизлеге урыны белән секундына 20 метрга кадәр җитәчәк.

Ял көннәрендә Татарстан территориясендә һава шартлары бозылачак. Кайбер районнарда яшенле яңгыр явачак, җилнең тизлеге урыны белән секундына 20 метрга кадәр җитәр дип көтелә.

«Татар-информ» МА материаллары буенча.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.