Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда яшь укытучылар аттестация уза

Бу көннәрдә педагогик юнәлештәге югары уку йортларын тәмамлаучылар БФБМ нигезендә гомумһөнәри компетенцияләрне бәяләү буенча сынап карау узалар. Бүген әлеге аттестацияне Яр Чаллы дәүләт педагогика уни...

Бу көннәрдә педагогик юнәлештәге югары уку йортларын тәмамлаучылар БФБМ нигезендә гомумһөнәри компетенцияләрне бәяләү буенча сынап карау узалар. Бүген әлеге аттестацияне Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты студентлары уза.  Бу турыда республиканың мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.


Россиядә сынап карауда 12 югары уку йорты, шул исәптән Чаллы университеннан тыш, Казан федераль университеты  да катнаша. КФУны тәмамлаучылар аттестацияне 28нче июньдә узачак.


Аттестациянең яңа моделен кичә Татарстанның биш мәктәбендә сынап карадылар. Ж.А. Зайцева исемендәге 122нче номерлы гимназия, Казан шәһәрендәге 146нчы номерлы мәктәп, Яшел Үзән муниципаль районының 1нче номерлы лицее, Бөгелмә муниципаль районының 6нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе, Чистай шәһәрендәге 3нче номерлы гимназия укытучылары үз белемнәрен сыный алды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ