Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанның 90 яшьлек Ил агасы – музей җитәкчесе

Сүзебез – әлбәттә, уникаль шәхес, СССРның һәм РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Ел хәйриячесе» исемен лаек булган Гарифҗан ага Галиев турында. Балтач төб...

Сүзебез – әлбәттә, уникаль шәхес, СССРның һәм РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Ел хәйриячесе» исемен лаек булган Гарифҗан ага Галиев турында. Балтач төбәгендә генә түгел, бөтен Татарстанда дан-шөһрәт казанган, Чепьядагы «Халыклар дуслыгы» музеен оештыручы һәм аның ярты гасырдан артык алыштыргысыз директоры һәм үзенең 90 яшен дә яраткан эшендә – фронтовикларча үз постында каршылаучы могтәбәр зат – Ил агасы ул!


Clipboard86

Тормыш юлы ук соклангыч, легендаларга тиң аның. Фронтовик, дидек. Чыннан да, 17 яше тулганчы ук ул хәрби училищега алына. Бер елдан соң, Ил-2, Ил-10 самолетларында укчы-радист булып хезмәт итә. 1948 елның ахырына кадәр армия сафларында, япон самурайларына каршы сугышларда катнаша. I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә. Солдат хезмәтеннән кайткач, шинелен тиз генә ташламый әле: Балтач төбәгенең Пыжмара мәктәбендә хәрби хәзерлек укытучысы булып эшли. «Кама» колхозы рәисе дә була. Читттән торып, Казан педучилищесын, институт тәмамлый. Аннары 1964 елның апреленнән язмышы Чепья авылыннан аерылгысыз аның: 25 ел буена тарих укыта, 13 ел буена кичке мәктәп һәм Чепья урта мәктәбен җитәкли. 1965 елда укучылары белән бергәләп мәктәп музеена нигез сала һәм аны республикбызда тиңе булмаган «Халыклар дуслыгы» музее дәрәҗәсенә җиткерә. Әлеге музейда тупланган 22 мең экспонатның һәркайсы – Гарифҗан ага Галиевның тынгысыз эзләнү-табышы, җан җылысын кадерләп саклаучы тарихи ядкарьләр. Алар арасында аның фронт юлларыннан үзе алып кайткан 113 эскспонат та бар. Соклангыч язмышлы тормышында якташларына ике һәйкәл бүләк итә алган олпат зат бит ул. Шуларның берсе – «Халыклар музее» булса, икенчесе – туган авылы – Каенсарда яу кырында ятып калган авылдашлары истәлегенә үз акчасына төзеткән обелиск.


зал 4.

Шуңа да күркәм эш-гамәлләре белән гомере буе якташларын сөендереп торган Гарифҗан ага Галиевнең 90 яшьлек гомер бәйрәме бөтен Балтач районы халкының, татарстанлыларның уртак бәйрәме.  Бу минутларда Чепья авылы мәдәният йортында аның хөрмәтенә «Бөек бәхет – калсын киләчәккә сүнмәс нур булып» дигән юбилей кичәсе бара. Анда яңгыраган күпсанлы котлау-тәбрикләүләргә кушылып, «Мәгариф» журналы укучыларының да изге уй-теләкләре Гарифҗан агага бәйрәм котлавы булып барып ирешсен иде.


90 яшьлек Ил агасы җитәкләгән «Халыклар дуслыгы» музее эшчәнлеге хакында күбрәк белергә теләсәгез, «Мәгариф» журналының апрель ае санындагы «Чепья музее – хәтер мәгарәсе» дигән язманы укымый калмагыз.


17-36

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ