Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанның баш травматологы Сергей Кривошапко: «Балалар чана шуганда күбрәк имгәнә»

«Бәла аяк астында», – дибез. Чыннан да шулай, аяк асты бозлавык, карап йөрмәсәң, таеп егылырга да озак түгел. Балалар арасында килеп чыккан имгәнүләр кышкы чорда бигрәк тә арта. Моның хакта матбугат к...

«Бәла аяк астында», – дибез. Чыннан да шулай, аяк асты бозлавык, карап йөрмәсәң, таеп егылырга да озак түгел. Балалар арасында килеп чыккан имгәнүләр кышкы чорда бигрәк тә арта. Моның хакта матбугат конференциясендә Татарстанның баш травматологы Сергей Кривошапко хәбәр итте.«Балалар күбрәк чана шуарга ярата, ләкин хәзерге утырып шуа торган җайланмалар бала сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра. Аз гына уңайсызрак килеп төштеңме, умыртка баганасына зыян килде дигән сүз. Ярый да ата-аналар вакытында игътибар итеп, травматология пунктына мөрәҗәгать итсә, әгәр шул килеш калдырсаң,  бала үсә төшкән саен проблемалар башланырга мөмкин»,– диде эксперт.


Юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә ярдәм итү максатыннан, республика трассаларында 21 травматология үзәге эшли. Аварияләрдә имгәнгән кешеләрне 20 минут эчендә вертолетта әлеге үзәккә китерәләр. Шуның нәтиҗәсендә без юл-транспорт һәлакәтләрендә алган җәрәхәтләрдән үлүчеләр санын киметүгә ирештек.


Республикада авариядә зыян күрүчеләрне вертолетларда эвакуацияләү системасы 2015 елның февраленнән бирле эшли. Республика медицина катастрофалары үзәге бригадалары тәүлек әйләнәсе ярдәмгә килергә әзер тора. Зыян күрүчеләрне эвакуацияләүдә МИ-2 һәм МИ-8 вертолетлары кулланыла.


 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ