Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанның һәм Үзбәкстанның Тарих институтлары фәнни хезмәттәшлекне ныгытырга килеште

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты яңа ел алдыннан Үзбәкстан Республикасы Фәннәр академиясенең М.Олугбәк исемендәге Тарих институты белән фәнни хезмәттәшл...

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты яңа ел алдыннан Үзбәкстан Республикасы Фәннәр академиясенең М.Олугбәк исемендәге Тарих институты белән фәнни хезмәттәшлек итү турында меморандумны имзалаган. Әлеге меморандум уртак тикшеренүләр үткәрергә, монографияләр һәм җыентыклар чыгару эшен җайга салуга юл ачачак, дип хәбәр ителә Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының рәсми сайтында.



Тарихтан билгеле булганча, Бохарада күп кенә җәдитче татар галимнәре белем алган, Үзбәкстанда татар сәүдәгәрләре сәүдә иткән. Үзбәкстанда хәзер дә татарлар күп яши.


“Хәзерге вакытка Үзбәкстанда дәүләт архивларының 2-3 проценты гына тикшерелгән. Кайбер тарихи чорлар аз өйрәнелеп, я өйрәнелмичә кала бирә. Шул ук вакытта, Үзбәкстан территориясендәге этник состав һәм халыкларның миграцияләр тарихы – фәнни тикшерүләр алып бару өчен этнолог–галимнәргә һәм антропологларга бай материаллар туплаган темалар төрлелеге ача. Бу хезмәттәшлек ике бөек халыкның милли тарихына карашны баетачак”, – дигән фикер белдергән Мирза Олугбәк исемендәге Үзбәкстан Милли университеты Тарих институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары Шөһрәт Мөхәммәдов.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ