Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанның ике меңнән артык укытучысына эшсез калу куркынычы яный!

Бүген «Мәгариф» журналы редакциясе тарафыннан оештырылган «Мәктәпләрдә татар теле укытуның ролен күтәрү» дигән темага түгәрәк өстәл утырышы булып узды. Сүз, әлбәттә, күптән түгел республикада күпләп п...

Бүген «Мәгариф» журналы редакциясе тарафыннан оештырылган «Мәктәпләрдә татар теле укытуның ролен күтәрү» дигән темага түгәрәк өстәл утырышы булып узды. Сүз, әлбәттә, күптән түгел республикада күпләп прокурор тикшерүләре уздыруга да кагылды. Чарада катнашкан барлык чыгыш ясаучыларны Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Марат әфәнде Лотфуллин тарафыннан әйтелгән фикер уйландырды да, дулкынландырды да.DSC_9431


«Мәктәпләргә язып ирештерелгән прокуратура күрсәтмәсен алгач, җитәкче бәяләмә яза. Монда ике юл бар: алган документны я кабул итәргә, я кире кагарга. Күрсәтмә белән килешмәгән очракта, җитәкче кире кагу хаты (возражение) язарга хокуклы. Күрсәтмәне кабул итә икән, андагы таләпләрне үтәргә тиеш булып чыга. Мәсәлән, 7-8 сыйныфларда рус теле дәресләре күләмен ике сәгатькә арттырырга тиеш дигән таләп безнең туган тел исәбенә генә тормышка ашырылырга мөмкин. Бу очракта Казан шәһәрендә генә дә 300 укытучы эш урынын югалтачак. Ә республика дәүләт телләрен укытуны ирекле сайлау (факультатив рәвештә укытуга күчү) ихтыярына калдырган очракта, Казан күләмендә – 800 педагог, ә республика буенча өч мәртәбә күбрәк санда белем иясе кыскартылачак», – дип белдерде Марат Вазыйх улы.


 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ