Татарстанның иң яхшы билингваль балалар бакчалары 50 млн сум күләмендә грант алды. Идел буе спорт һәм туризм академиясенең уку-лаборатория корпусында грантлар тапшырылды.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Мәгарифне үстерү институты вәкилләре кергән конкурс комиссиясе әгъзалары, шәһәр һәм районнарга чыгып, урыннарда балаларның рус һәм татар телләрен ни дәрәҗәдә белүләрен тикшерде. Конкурста барлыгы 120 балалар бакчасы катнашты, 50 се грант алды.
Шулай ук республиканың иң яхшы 20 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, “Балалар бакчасында белем бирү процессын иң яхшы оештыручы” конкурсында җиңеп, 500 мең сум күләмендә грант алды.
Иң яхшы билингваль балалар бакчасын ачыклау буенча конкурсны киләсе елга да дәвам итү көтелә. “Әгәр ниндидер проект уңай нәтиҗә бирә икән, без аларны дәвам итәчәкбез”, — диде ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Э.Фәттахов.
Тантанада шулай ук билингваль белем бирү буенча иң яхшы тәрбиячеләр билгеләп үтелде.
«Татар-информ» МА материаллары буенча.