Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанның кайсы районнары Краснодар игенчесен дә көнләштерерлек ашлык үстерә белә?

Кемгә ничектер: хәзер укытучы эшен бәяләүдә укучыларыңның БДИда алган баллы төп критерий ролен уйнаса, игенче өчен исә ул – һәр гектардан җыйнап алынган иген уңышы. Татарстан игенчесенең быел әлегә бу...

Кемгә ничектер: хәзер укытучы эшен бәяләүдә укучыларыңның БДИда алган баллы төп критерий ролен уйнаса, игенче өчен исә ул – һәр гектардан җыйнап алынган иген уңышы. Татарстан игенчесенең быел әлегә бу күрсәткечләре республика тарихында рекордка тиң булырлык.


Моннан 10 – 15 еллап элек Татарстан игенчеләренең, ашлыкның тулай җыемын 6 миллион тоннага җиткереп, дөнья шаулаткан чаклары бар иде. Быел да бу чиккә ирешеп булмасмы? «Татар-иинформ» мәгълүмат агентлыгында бүген булып узган матбугат конференциясендә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов та журналистларның бу соравына, халык мәкалендәгечә, «кырдагысы түгел, ындырдагысы – ашлык» дигән принциптан чыгып җавап бирүе белән бик тә хаклы иде.


Уракка төшүебезгә ике атна дигәндә инде беренче миллионыбыз да бар: бүгенгә республика буенча 1,2 миллион тонна ашлык суктырып алынган. Һәр гектардан уртача уңыш чыгышы – 37 центнерга якын. Иң югары уңыш – һәр гектардан 51,1 центнер – Зәй һәм Сарман районнарында җыйнала. Нурлат районында да бу күрсәткеч 50 центнердан артык. Республикабызның тагын ун районында уңыш чыгышы 40 центнерның өске ягында. Шактый уңдырышсыз туфраклы һәм кырыс табигатьле төньяк районнардан булган Балтач төбәгендә дә бөртеклеләрнең гектарыннан 42,4 центнер уңыш җыйныйлар. Тик Әгерҗе, Менделеевск, Югары Ослан, Кама тамагы районнарында бу күрсәткеч 25 – 28 центнердан артмый.


Ашлыкның иң күп тулай җыемы да әлегә Зәй районында – 65 мең тонна. Сарман, Буа, Нурлат районнары игенчеләре дә инде тулаем 46 – 54 мең тонна ашлык суктырып алуга ирешкән.


Бу – быел табигатьтә, Тукаебыз язгандай, яңгырның да вакытында явып, җилнең дә вакытында исүенә генә бәйле түгел, әлбәттә. Игенчеләребезнең агротехника таләпләрен төгәл үтәп, селекция мәсьәләсенә аерым игътибар бирүе дә мөһим роль уйнагандыр, әлбәттә.


                                

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ