Татарстанның көньяк-көнчыгышын кар каплады

Синоптикларның мәгълүматы буенча, 19-21 апрельдә республикада һава торышы актив көньяк циклоны йогынтысында булачак.

 

guMQS2JCDc0

Исегезгә төшерәбез, элегрәк ТР Гидрометеорология үзәге 19 -21 нче апрель көннәрендә көньяк циклоны йогынтысында һава шартлары начараю турында кисәтте. Синоптиклар мәгълүматы буенча, республика территориясендә кар, яңгыр рәвешендә булган уртача һәм көчле явым-төшемнәр көтелә. Урыны белән, күз күременең начараюына сәбәп булган буран да фаразлана. Бу көннәрдә җирдә кар катламы ятачак. Республиканың көньягында һәм көнчыгышында һава температурасы +8…+10 градусны тәшкил итәчәк.

Һава шартларының начараюы турында шулай ук 18 апрельдә «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Феликс Гоголь да хәбәр итте.

«Татар-информ» МА материаллары буенча.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *