ЯГУЛЫК ЭНЕРГИЯСЕ

Рәмлә НУРИЕВА, Арча районы Шушмабаш урта мәктәбенең югары квалификация категорияле физика укытучысы

Тема. Ягулык энергиясе. Чагыштырма яну җылылыгы.

Максат. Укучыларны ягулыкның эчке энергиясен куллану һәм янганда аерылып чыккан җылылыкны исәпләргә, таблицалар белән эшли белергә һәм нәтиҗәләр чыгарырга өйрәтү. Аларда аналитик фикерләүне, күзәтүчәнлек һәм игътибарлылыкны үстерү; табигатькә сакчыл караш тәрбияләү; дәрес материалын реаль тормыш белән бәйләп, физика предметына кызыксыну уяту.

Җиһазлау. Компьютер, экран, мультимедиапроектор; демонстрацион тәҗрибә өчен шәм, стакан, аскуйма; спирт, бензин, фольга, мамык, шырпы (эксперимент өчен); презентация.

Дәрес барышы.

  1. I.                  Дәресне оештыру.
  2. II.              Белемнәрне актуальләштерү.

Укытучы. Сез нинди энергия төрләрен беләсез? Эчке энергия нәрсә ул? (Укучыларның җавабы тыңлана.)

Укучылар, бүген без аерылып чыга торган энергия белән танышырбыз. Көндәлек тормышта энергиянең ул төре җылылык дип атала.

Җылыдан башка тормыш юк. Борынгы кеше таш мәгарәне учак ягып җылыткан. Соңрак ул, металлны эретеп, эш кораллары ясарга өйрәнгән. Хәзерге тормышыбызны энергия чыганакларыннан башка күз алдына да китереп булмый.

III. Яңа материал өйрәнү.

1 нче тәҗрибә. Янып торган шәмне стакан белән каплыйбыз. Бераздан шәм сүнә. Януның нинди шарты бозыла? (Һава керми.)

2 нче тәҗрибә. Ике пыяла пробирка алабыз. Икесенә дә тигез итеп су салабыз. Берсен – шәм, икенчесен спиртовка ярдәмендә җылытабыз. Кайсы пробиркада су тизрәк кайнап чыга? Ни өчен? (Ягулыклар ике төрле.)

Әлеге тәҗрибәдә без җылыту өчен ягулык кулландык. Бүгенге дәреснең темасын язып куйыйк: «Ягулык энергиясе. Чагыштырма яну җылылыгы». (1 нче слайд)

• Нәрсә ул ягулык? (Яна торган матдә.) (2 нче слайд)

• Сез ягулыкның нинди төрләрен беләсез? (3 нче слайд)

• Ягулык нинди булырга тиеш? (4 нче слайд) (Җылы бирүчәнлеге югары, кабынып китү температурасы түбән булырга; янганда аерылып чыккан матдәләр агулы булмаска, табигатьтә киң таралган, табу һәм илтү өчен җайлы булырга тиеш.)

• Ни өчен ягулык янганда энергия бүленеп чыга? (5 нче слайд) (Ягулык янганда бер углерод атомы, ике кислород атомы белән кушылып, углекислый газ молекуласы барлыкка китерә. Әлеге молекула барлыкка килгәндә энергия аерылып чыга.)

Барлык төр ягулыклар да бертөрле энергия бирәме? (2нче тәҗрибәдән күренгәнчә, төрле ягулыклар төрле җылылык бирә.)

• 1 кг ягулык тулысынча янып беткәндә күпме җылылык микъдары бүленеп чыгуын күрсәтүче физик зурлык чагыштырма яну җылылыгы дип атала. Тамгаланышы – q; үлчәү берәмлеге – Дж/кг

Чагыштырма яну җылылыгының мәгънәсе. (8 нче слайд)

Мисал. 1 кг утын => 1,0 • 107 Дж (1 кг утын янганда күпме җылылык аерылып чыгуын белдерә.)

• Кайбер төр ягулыкларның чагыштырма яну җылылыгы.

Өстәмә сорау. 1 кг ташкүмер, газ, бензин янганда бер үк төрле энергия бүленеп чыгармы?

Укытучы. Дәреслекнең 26 нче битеннән 2 нче таблицаны табыйк. Торф өчен q = 1,4 *107 Дж/кг. Бу ни дигән сүз? (1 кг торф тулысынча янып беткәндә 14 млн джоуль җылылык аерылып чыга дигән сүз.) Ә 2 кг торф яндырсак, күпме җылылык аерылып чыгар? (2 тапкыр күбрәк.)

Димәк, ягулык янганда аерылып чыккан җылылык микъдарын Q исәпләп табу өчен чагыштырма яну җылылыгын ягулык массасына тапкырларга кирәк: Q =q∙m. Биредә q – чагыштырма яну җылылыгы.

Мәсьәләне икенче яктан да карыйк: ягулык файдалы һәм зарарлы була ала. Файдалы ягы – аның киң кулланылышында.

Ягулык кайларда кулланыла? (Транспортта, сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында, көндәлек тормышта.)

Әйе, ягулык куллану безгә ярдәм итә, ләкин аның зыяны да бар. Игътибар итегез: ягулык янганда һава составында булган кислород яна. Зыянлы углекислый газ бүленеп чыга. Ягулык куллану әйләнә-тирәгә зыян сала! Уйлагыз әле, әлеге зыянны ничек киметергә мөмкин? Ягулыкны күп куллану нәрсәгә илтә?

Табигый ресурсларның кимүе. Ташкүмер запасы – 350 елга, нефть – 40, газ 60 елга гына җитәрлек.

Әйләнә-тирәлекнең пычрануы. (12 – 14 нче слайдлар) Ел саен ягулык янганда, йөзәр миллион тонна зарарлы матдәләр: корым, углекислый газ, азот оксиды, күкерт һавага эләгә. Зур шәһәрләрдә углекислый газ, тупланып, парник эффекты барлыкка китерә. 2020 елга углекислый газ тагын 2 тапкыр артачак. Парник эффекты аркасында Җир табигый суына алмый, бу – уртача температураның 2 – 3°С ка күтәрелүенә китерә. Нәтиҗәдә, Дөнья океанындагы боз эреп, су күтәрелә. Шулай ук ягулык ташучы танкерларда аварияләр булып тору сәбәпле сулыклар пычрана, флора һәм фауна зыян күрә.

Сезнеңчә, кеше ничек Җиребезне саклый ала? (Һаваны чистарту, фильтрлар кую, урманнар мәйданын зурайту, экологик яктан чиста энергия чыганакларыннан файдалану һ.б.)

V. Яңа дәрес материалын ныгыту.

Мәсьәләләр чишү. (15 нче слайд)

1. 1 т ташкүмер тулысынча янып беткәндә күпме энергия аерылып чыга?

2. 440 кДж җылылык бүленеп чыксын өчен күпме табигый газ ягарга кирәк?

3. Арыш икмәгенең чагыштырма энергия бирүчәнлеге – 9260 кДж, ә сыер маеныкы – 32690 кДж. Әгәр кеше 100 г икмәккә 20 г май ягып ашаса, күпме энергиягә ия булыр?

VI. Дәресне йомгаклау. Өй эше. 10 нчы параграфны укырга, 5 нчы күнегүне эшләргә.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.