Логотип Магариф уку
Цитата:

Тегермәнлек авылында Бари Шәвәлиев бюсты яңартылды (ФОТО)

Бүген Балык бистәсе районы Югары Тегермәнлек мәктәбендә шушы авылда туып үскән, Бөек Ватан сугышында А.Матросов батырлыгын кабатлаган Шәвәлиев Бари Гани улына бюст ачылды. Тантаналы вакыйгада район ха...

Бүген Балык бистәсе районы Югары Тегермәнлек мәктәбендә шушы авылда туып үскән, Бөек Ватан сугышында А.Матросов батырлыгын кабатлаган Шәвәлиев Бари Гани улына бюст ачылды. Тантаналы вакыйгада район хакимияте башлыгы Илһам Госман улы Вәлиев та катнашты.

20150506_111440Шәвәлиев Бари Гани улы 1925 елда Түбән Тимерлек авылында туган. Уналты яшендә ул фронтка китә, фашист илбасарларына каршы канлы сугышларда катнаша. 1944 елның 23 июнендә “Багратион” операциясе барышында Белоруссиядәге Витебск өлкәсенең Осинторф авылы янында барган бәрелештә Бари Шәвәлиев фашист амбразурасын үз тәне белән каплап һәлак була. Бу каһарманлыгы өчен 2нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.


20150506_111511Сулдан уңга: Мәктәп директоры Илфар Габдрахманов, 
меценат Фәрит Хәсәнов, каһарман сугышчының энесе Габделвәли Шәвәлиев,
Балык Бистәсе районы башлыгы Илһам Вәлиев,
Бари Шәвәлиевнең сеңлесе Рахилә апа.

Батыр татар егетен язучы Шамил Рәкыйпов “Чәчәкләр сөйли белә” әсәрендә мәңгеләштергән. Шәвәлеев исемен Казан урамнарының берсе йөртә.


20150506_112034


Бари Шәвәлиев турында тарихи материалларны туплауда директор Габдрахманов Илфар Габделхәй улы җитәкчелегендә Югары Тимерлек мәктәбе зур хезмәт куя. Мәктәп музеенда каһарман якташларына багышланган бай гына күргәзмә тупланган. Директор башлангычы һәм меценатлар ярдәмендә мәктәп ишегалдында Бари Шәвәлиевның бюсты яңартылды да инде. Элекке бронза бюст таушалган иде инде. Яңаны исә шушы авылда туып үскән, хәзер Тольятти шәһәрендә яшәүче эшмәкәр Фәрит Рәшит улы Хәсәнов ясаткан.
20150506_111457
Авыл гына түгел, район күләмендә зур дип танылырга тиешле вакыйгада авыл халкы һәм килгән кунаклар катнашты.

20150506_112342

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ